Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәт ветераны Тамара Кузьмина: «Әтием - зур горурлыгым»

Мәктәптә — ярты гасыр, музейда — 15 ел. Борды авылыннан Тамара Егоровна Кузьминаның тормыш юлы педагогик хезмәткә генә түгел, туган як тарихын барлауга да багышланган. «Сугыш баласы» статусын йөртүче укытучы бүген безнең белән гаилә истәлекләре һәм әтисе — Ленинградта белем алган, соңрак КамАЗ төзелешендә катнашкан Егор Карабашевның хезмәт юлы турында уртаклаша.

Тамара Егоровна мәгариф өлкәсендә 50 ел эшләп, йөзләгән балага юл күрсәтүче була. Аның хезмәт юлының аеруча истәлекле өлеше — авылда музей оештыру һәм анда 15 ел дәвамында җитәкчелек итү. Бу музей — авылның үткәне белән бүгенгесен бәйләүче рухи күпер.

Тамара Егоровнаның әтисе Егор Карабашев — үз чорының бик белемле кешесе. 1932 елда абыйсының зур тырышлыгы белән ул Ленинградтагы беренче икътисад институтында белем ала. Сугыш башланганда Тамарага нибары 3 яшь була. Әтисе фронттан исән-сау кайтып, тыныч тормышта да зур үрнәк күрсәтә: тракторчылар бригадиры булып эшли, гармунда соклангыч итеп уйный.

Егор Карабашевның хезмәт биографиясе автогигант төзелеше белән де бәйле. Ул 1975 елда, 69 яшендә вафат була. Быел Җиңү көнендә аның кызы Роза Егоровна әтисе сурәтен горурлык белән бәйрәм парадына алып чыкты. Бу — батыр солдат һәм хезмәт иясе алдында олы хөрмәт билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев