“Хатын-кызның күрке - яулык”
Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова яулык тарихы белән таныштырудан башлады.
Күзкәй авылы китапханәсендә узган очрашу-кичә шулай дип аталды. Ул хатын-кызларыбызның милли баш киеме-яулык, шәлләр турында иде. Зал күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгән. Нинди төсләр, нинди фактуралар гына юк анда! Авылдашлар төрле вакыйгалар белән бәйле, 50-60 ел буе сандык төпләрендә изге бер тарихи истәлек булып сакланган яулыклар алып килгәннәр. Кичәне китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова яулык тарихы белән таныштырудан башлады.
...Урысларда яулыклар 16-17 асырда ук барлыкка килгән. Ул чагында ул “канаватка” дип аталган. Алар зур итеп юка ефәктән тегелгән. Яулык бүләк булып әнисеннән-кызына буыннан-буынган күчкән. Унсигезенче гасырда Россиядә яулыкларны Мәскәү мануфактураларында эшләнгән ефәктән теккәннәр. Чигү, бизәкләр төшерү гадәткә кереп киткән. Авыл хатын-кызлары исә яулыкны үзләре ал, ак ситседан теккәннәр, бизәкләп чиккәннәр. Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк әби-әниләеребез башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тастар ( ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Тора-бара фабрикада эшләнә торган дүртпочмаклы яулыклар барлыкка килгән. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнгәннәр. Ягъни ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкны таратып аркага төшергәннәр. Бу иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә. Кызлар исә, хатыннардан үзгә итеп, яулыкнын ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли, бит, муен,иңбашларын капламыйлар. Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла: төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты- һәрберсе үз чорының үзенчәлеге турында сөйли, халыкның сәнгать үрнәкләрен чагылдыра, һәрберсендә-милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык-хатын-кызның сафлык билгесе булган. Аны башыннан мәҗбүри тартып алу-оят саналган. Заманында яулыкны бүләккә сатып алганнар. Шәһәрдән килгән кунак та, базарга барган крестьян да, ерак якларда хезмәтен тутырып кайткан ир-егетләр дә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар, егет яраткан кызына яулык бүләк иткән. Бу урында, кичәгә дистәләп яулык алып килгән Дамира Ясабиева гаиләләрендә 50-60 ел сакланган яулыкларының һәрберсенең тарихын сөйләде. Бүләк ияләре- туган-тумачалар, әнкәйләр, дуслар үзләре юк инде, ә менә яулыклар газиз бер истәлек булып саклана. Төптәнрәк уйлап карасаң, алар буыннар чылбырын бәйләп тора икән бит.
-Менә бу яулыкны 60 ел элек әтием әниемә бүләк итеп биргән,-диде Гөлсәрия Сәхәбиева француз яулыгын күрсәтеп. - Ә менә бу тула шәлне 1950 елда торфчылар алып кайтканнар. Кышкы айларда элек, юлга чыксалар, бишмәт өстеннән менә шундый тула шәл ябынганнар. Ул үзе белән алып килгән һәр яулыкның “биография”сен сөйләде. Тәнзилә Шәйхнурова җитмешенче елларда беренче хезмәт хакына әнисенә алган яулыкны күрсәтте. Гомере буе колхозда эшләгән, алты бала үстергән энкәсе Миннегаянны сагынып искә алды. Истәлекләр, истәлекләр...Яулыклар аша чорлар белән чорларны бәйләдек, узганнарга кайтып килдек. Хәтта сугыштан соңгы авыр елларны, торфчы кызларны сагынып искә алдык. Хак әйтәләрдер, тарих яшәгәндә, йолалар сакланганда милләт яши. Әнә, яулыклар белән бәйләп күпме истәлекләрне яңарттык, бакыйлыкка күчкән газиз кешеләребезне искә алдык, яулыкка багышланган җырларыбызны яңарттык. “Яулык” сүзе кергән күпме җырыбызны искә төшердек. Китапханә эче гөр килеп торды.
Калмия китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәтте, осталык дәресе үткәрде. Ни әйтсәң дә яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра. Истәлекләр, яулыклар тарихы әле чәй өстәле янында да бик озак дәвам итте.
Тукай районы Күзкәй авылы китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев