Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәтер өчен” проекты гамәлдә

Үткән атнада, өч көн дәвамында районның 15 авыл җирлекләрендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә хәтер такталары куелды.

Әлеге чара “Хәтер өчен” проекты кысаларында узды. Ул махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен быел, Тукай районының “Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге “Форпост” учреждениясе директоры Азалия Низамиева ТРсы яшьләр эшләре министрлыгының грантын откан иде. Проект ярдәмендә 44 хәтер такталары ясалды, алар һәлак булган хәрбиләр яшәгән йортларга урнаштырылды. Чара тантаналы рәвештә район җитәкчелеге, җирлек башлыклары, хәрби комиссариат вәкилләре, авыл кешеләре һәм хәрбиләрнең якыннары катнашында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев