Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрбиләргә бәйрәм бүләге

– Егетләр өйдән килгән шәхси посылкаларга шатланалар инде. Аннары, безгә хәрби бурычыбызны тиешенчә үтәргә ярдәм иткән техника һәм җиһазлар җибәрелүенә аеруча сөенәбез. Безгә район җитәкчелеге, волонтерлар, район халкы гел булыша. Без моңа бик рәхмәтлебез. Мин үзем дә бит махсус хәрби опреация зонасына киткәнче волонтерлык белән шөгыльләнә идем, – ди кыска вакытлы ялга кайтып, кире иптәшләре янына гуманитар йөк белән китүче, «Дед» позывнойлы хәрби.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан, дүшәмбе көнне Бәтке авылыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китте. Бу көнне биредә район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, җирлек башлыклары да бар иде. Иң актив район волонтерларының берсе булган Алмаз Нургалиев хәрбиләргә җибәрелүче гуманитар йөк турында сөйләп үтте:

– Без бүген үк юлга чыгабыз һәм хәрби зонада булган якташларыбызга бер «УАЗ» машинасы, мунча итеп ясалган «ПАЗ» автобусын, запас частьләр, бик күп шәхси посылкалар, маскировка челтәрләрен, төзелеш материалларын, инструментлар, бәйрәм уңаеннан балалар язган хатлар һәм башка бик күп әйберләр алып барабыз. Барысы бергә 15 тоннадан да ким булмаган гуманитар йөк бу. Безгә, волнтерларга булышучы район җитәкчелегенә, район халкына зур рәхмәт әйтәсебез килә. Хәрби операция зонасындагы ир­егетләр дә райондашлар күрсәткән ярдәмгә бик рәхмәтле. Безнең килүне алар гел көтеп торалар, килгәч – сөенәләр, – диде волонтер.

Гумантар йөк Ватанны саклаучылар көне алдыннан ияләренә барып ирешергә тиеш. Гаиләләреннән һәм битараф булмаган кешеләрдән килгән әйберләр, сабый хатлары солдатларның йөзләрендә елмаю уятыр, туган яктан килгән сәламнәр күңелләрен җылытыр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев