Һөнәр сайлау айлыгы кысаларында үткән атнада район мәктәпләрендә ТРсы Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариаты вәкилләре белән очрашулар оештырылды.
Хәрби һөнәр алуга багышланган әлеге чараларда район мәктәпләренең 9-11 сыйныфларында белем алучы 196 укучы катнашты. Биредә яшүсмер егетләргә офицерларны әзерләү, хәрби уку йортларына барырга теләүче кандидатлар алдында куелучы таләпләр һәм башка нечкәлекләр турында сөйләнде.
Нет комментариев