Халыкка хезмәт - иң олы бүләк: Тукай районы җирле үзидарә көнен билгеләп үтте
Җирле үзидарә көне алдыннан Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында тантаналы чара үтте.
Лаеклы өлеш керткән ветераннарны һәм әлеге тармакта хезмәт куючы хезмәткәрләрне профессиональ бәйрәм белән котладылар.
Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев рәхмәт сүзләрен белдерде: «Көн саен халык иминлеге хакына тырышып эшләгән һәр хезмәткәргә ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Куйган хезмәтләре өчен аларның күңелләре җылылык һәм шатлык белән тулып торсын. Чөнки аларның тырышлыгы белән безнең Тукай районыбыз көннән-көн матурлана, үсә һәм уңышларга ирешә».
Тантана кысаларында Иң яхшы җирле үзидарә хезмәткәрләрен бүләкләү булды:
- Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатына лаек булды;
- Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
- Район ветераны Роберт Шәкүровка муниципаль берәмлекләр Советының Мактау билгесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм агросәнәгать ветераннары Советының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- Ольга Маркова, Круглое поле авыл җирлеге башлыгы;
-Эльвира Халитова, контроль-хисап палатасы рәисе;
- Эльвира Гайфуллина, оештыру бүлегенең баш белгече.
Бәйрәм лаеклы бүләкләр тапшыру өчен сәбәп кенә түгел, районыбызны үстерү өчен көн саен эшләүчеләргә рәхмәт белдерү мөмкинлеге дә булды.
Җирле үзидарә көне белән! Сезнең хезмәт – районыбызның тотрыклылык нигезе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев