Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Волонтерлар ярдәм итә

Коронавирусның аеруча өлкәннәр өчен куркыныч булуын истә тотып, аларга өйләреннән чыгып йөрмәскә киңәш ителә. Ярдәм сорап шалтырату өчен «кайнар элемтә» булдырылды. Тукай районында яшәүчеләр 8 (8552) 71-91-42 телефонына сәгать 8.00дән 18.00гә кадәр шалтырата һәм үзләренә азык-төлек, дарулар китерүне сорый ала. Кирәк әйберләрне аларга волонтерлар китереп бирә.

Тукай районында бүгенге көндә 141 волонтер теркәлгән. Алар арасында, социаль хезмәткәрләрдән тыш, китапханәчеләр, укытучылар белән тәрбиячеләр, төрле оешма һәм учреждениеләрдә эшләүчеләр, яшьләр оешмалары вәкилләре бар. Мисалга, Круглое Поле бистәсендә дүрт волонтер эшли. Икесе – Фәнүзә Зарипова белән Айгөл Шабакаева – социаль хезмәткәр буларак алынган, тагын ике кеше – идарәче компания инженеры Илдар Якупов һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәре Ләйсән Абдрахманова – ирекле рәвештә теләк белдергәннәр. Волонтерлар барысы да dobro.ru сайтында теркәлгән. 
Авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева әйтүенчә, Круглое Поле бистәсендә 3904 кеше яши. Коронавирус таралу куркынычы яный башлау белән олы яшьтәге кешеләрне барлап чыкканнар. Биредә 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең саны 433, шулардан 99 кеше ялгыз яшәүче. Җирлек башкарма комитеты хезмәткәрләре аларның барысы белән дә элемтәгә кергән. Күп фатирлы йортларның подъездларына, мәгъ-лүмат такталарына «кайнар элемтә» номерлары язылган листовкалар беркетеп чыкканнар. 
«Без ялгыз өлкән-нәргә «кайнар элемтә» номеры эшләве турында аңлаттык. Әлегә шалтыратучылар күп түгел. Чөнки ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләр үзләренә беркетелгән социаль хезмәткәрләр белән даими элемтәдә тора, – ди волонтер, авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Ләйсән Абдрахманова. – Эшкә килгәндә урамда очраган кешеләргә дә битлек кияргә, санитария таләпләрен үтәргә кирәклеген аңлатабыз. Шулай ук сәбәпсез чыгып йөрмәскә кирәклеген төшендерәбез.»
Фәнүзә Зарипова исә «Шәфкатъ» халыкка социль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре. Бу өлкәдә ул инде 28 ел, Круглое Поле Чаллының Комсомол районына кергән вакыттан ук эшли. Аның карамагында биш ялгыз өлкән кеше. Алар янына Фәнүзә ханым үзара килешенгән график буенча йөри. 
«Волонтер булып та теркәлгәч, эш артып китте, – ди Фәнүзә Гыйззәдулловна. – Әле менә минем карамактагы Мәүлидә апаның күршесе Илһамия апа мөрәҗәгать итте. Аңа 80 яшь. Үзизоляция таләпләре турында ишетеп белгән, балалары кайтып йөри алмаячагын аңлаган да, ярдәм итүемне үтенде. 
Волонтерлар азык-төлекне, даруларны, кирәк-яракларны якындагы кибеттән һәм аптекадан алып кайтып бирә. Әйберләр өчен өлкәннәр кулына чек тапшырыла һәм үзара исәп-хисап ясала.
Ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар илтүдә волонтерларга «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ярдәм итә. Алар, волонтерлар белән бергә, мөрәҗәгать итүчеләрнең өйләренә бара. Круглое Поле бистәсенең социаль хезмәткәре Айгөл Шабакаеваның (ул волонтер да), мәсәлән, волонтерлар белән өлкәннәр янына барып кайту мөмкинлеге бар.
Менә шулай, коронавирус дигән зәхмәт без кешеләрне физик яктан бер-беребездән ерагаерга мәҗбүр итсә, рухи яктан, киресенчә, якынайта, берләштерә, битараф булмаска өйрәтә. 

Исегезгә төшерәбез: 
Республиканың 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнары Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «кайнар элемтә»сенә дә 8 (843) 598–35-98 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итеп, гозерен җиткерә ала.
Республикада Бөтенроссия халык фронты (8-800-200-34-11) һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге (8 (843) 238-10-00) «кайнар элемтә»ләре дә эшли.
Татарстан буенча «кайнар элемтә»: 8-800-222-59-00 (шалтыратулар көн саен 7.30-20.00 сәгатьләрдә кабул ителә).
Россия буенча бердәм «кайнар элемтә»: 8-800-2000-112. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев