Волейбол буенча чемпионат узды
Яңалыклар

Волейбол буенча чемпионат узды

Үткән ялларда Теләнче Тамак авылында, яшүсмерләр клубы кубогына ирләр командалары арасында волейбол буенча ачык чемпионат үтте.

Ярышларда Тукай һәм Зәй районныннан барлыгы 6 команда көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча I урынны һәм кубокны Теләнче Тамак авылы командасы, II урынны – Зәй районы командасы, III урынны Тукай районының ветераннар командасы алды.

– Җиңүчеләр һәм катнашучылар авылыбыз иганәчеләре әзерләгән кыйммәтле бүләкләр, районның яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге медальләре, Кубок белән бүләкләнде. Чемпионат матур һәм җанлы үтте, – дип хәбәр итте яшүсмерләр клубы тренеры Рамил Закиров.   


Нет комментариев