Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеринария хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Ветеринария хезмәте районда агросәнәгать комплексының уңышлы үсешен тәэмин итә. Ветеринария хезмәткәрләре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән терлекләр һәм кеше сәламәтлеге сагында тора, терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тота, куркыныч авырулардан саклый. Мал табиблары белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр...

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Ветеринария хезмәте районда агросәнәгать комплексының уңышлы үсешен тәэмин итә. Ветеринария хезмәткәрләре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән терлекләр һәм кеше сәламәтлеге сагында тора, терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тота, куркыныч авырулардан саклый. Мал табиблары белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә.

Район ветеринария хезмәтендә үз эшенә тугры, намуслы һәм аны яратып башкаручы профессионаллар хезмәт куя.

Алга таба халык өчен, авыл өчен бик тә кирәкле хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә нәтиҗәле эшләргә насыйп итсен. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә татулык, бөтенлек, йортларыгызга иминлек, бәрәкәт, рух ныклыгы, күңел күтәренкелеге, алдагы көнгә ышаныч телим.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев