Ветераннарны хөрмәтләп
Район җитәкчелеге ветераннарга юбилей медальләре тапшырды
Бүген районда ветераннарны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чаралар узды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин Кенәз авыл җирлеге ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды.
Бүген шулай ук Круглое Поле, Түбән Суык-су, Калмия, Новотроицкое һәм Бәтке авыл җирлекләрендә тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды.
Район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары белән бергә ветераннарны шәхсән котладылар, аларга сугыш һәм сугыштан соңгы аякка басу елларындагы хезмәтләре, батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев