Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көне белән!

Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.
Тынычлыкны саклап хезмәт итү һәм Ватанны саклау һәрвакыт ир-егетләрнең изге бурычы булды һәм булып кала. Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, яу кырларында батырларча һәлак булганнарны искә алып, Бөек Ватан сугышының озын юлларын үтеп, җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтканнарга, бүген армия сафларында хезмәт итүче солдатларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу көнне кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган тормыш тоткасы ир-егетләребезне хөрмәтлибез. 
Бүген уртак бурычыбыз – Ватанны ныгыту, аны күз карасыдай саклау, илебезнең көчен һәм куәтен арттыру, аның абруен ныгыту. Һәммәбез, хезмәтебезне намуслы башкарып, бу юнәлештә үз өлешебезне кертә алабыз. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, һәр башлаган эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык, илгә-көнгә тынычлык телим. Күгебез һәрвакыт аяз, тормышыбыз мул булсын.

Район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев