Мусабай Завод авылы янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булган инициатив төркем бүген район башлыгы Васил Хаҗиев белән очрашты.
Халык арасында ризасызлык тудырган әлеге проект буенча күзгә-күз карап сөйләшүгә «Чаллы-Бройлер» җәмгыятенең генераль директоры Айрат Гыйльфанов, роспотребнадзор, экология, ветеринария хезмәтләре белгечләре, прокуратура вәкиле, район бүлекләре җитәкчеләре чакырылган иде. Ике бәхәсле якның сөйләшүен...
Мусабай Завод авылы янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булган инициатив төркем бүген район башлыгы Васил Хаҗиев белән очрашты.
Халык арасында ризасызлык тудырган әлеге проект буенча күзгә-күз карап сөйләшүгә «Чаллы-Бройлер» җәмгыятенең генераль директоры Айрат Гыйльфанов, роспотребнадзор, экология, ветеринария хезмәтләре белгечләре, прокуратура вәкиле, район бүлекләре җитәкчеләре чакырылган иде. Ике бәхәсле якның сөйләшүен «Якты юл» газетасы журналистлары да тыңлады.
Ис ис кенә түгел, ул агу булачак - шуңа күрә мин төзелешкә кискен каршы
- Без кошчылык фабрикасы өчен урын дөрес сайланмаган дип саныйбыз, - дип сүзен башлады инициатив төркем әгъзасы Фәрит Якупов. - Әлеге участок янында дүрт авыл, аларда бүген актив халык яши, авыллар үсә. Беренче сәбәп - кошчылык фабрикасыннан чыккан ис, ул халыкның сәламәтлегенә зыян китерәчәк. Икенчедән, санитар зона чигеннән үк урман башлана. Моннан тыш, без шул юлдан буага да йөрибез. Ул инде хәзер без керә ала торган бердәнбер буа калды. Ике буаны арендага бирделәр, алар янына хәзер халыкны якын да китермиләр. Монысына да юлның өзелүен теләмибез. Без мусабайзаводлылар гына түгел, якын-тирәдәге башка авыллар да кошчылык фабрикасы төзүгә каршы. Сүз дә юк, без җитештерүгә каршы түгел, ләкин төзелеш өчен башка урынны сайласыннар иде, - диде Фәрит Фатыйхович.
Шушы ук Мусабай Завод авылыннан Рузалия Сәетгәрәева фабрикадан чыга торган ис ис кенә булмаячак, ул безнең организмны агулаячак, шуңа күрә мин төзелешкә кискен каршы, ничек кенә дисәгез дә, фикеремне үзгәртмәячәкмен, дип белдерде.
- Нигә проектны төзегәндә үк халыкны җыймаганнар? Нигә киңәшләшмичә төзелешне башлаганнар? - дигән соравын бирде инициатив төркемнең өченче әгъзасы Наил Абдуллин.
- Төзелеш башланмады бит әле, - дип җавап бирде бу сорауга район башлыгы Васил Хаҗиев.
- Ә юллар сала башлауны ничек аңларга? Электр кертүне, газлаштыруны?
Наил Абдуллин шулай ук төзелешкә каршы булучылардан имзалар да җыелуын билгеләп үтте. Редакция кулына кергән исемлектә 154 имза иде.
Айрат Гыйльфанов: «Һаваны һәм калдык суларны чистарту заманча технологияләр ярдәмендә башкарылачак»
Васил Хаҗиев «Чаллы-Бройлер» директоры Айрат Гыйльфановтан инициатив төркемнең сорауларына аңлатма бирүне сорады.
- Регламент буенча, җирле пункттан кошчылык фабрикасының санитар зонасына кадәр 1000 метр ара булуы шарт. Без аны арттырдык - 1500 метрга җиткердек. Күпергә килгәндә, анда керүне тыймаячакбыз. Шунысы гына бар, анда бүген йөри торган басу юлыннан бара алмаячаксыз, чөнки кош сарайлары аша йөрергә ярамаячак. Урманга керүгә шулай ук бернинди киртә дә булмаячак. Монда да бер әйберне истән чыгарырга ярамый, кош сарайлары янына - санитар зонага керү тыелачак. Ис турында сөйләгәндә шуны әйтә алам, проект заманча яңа технологияләр куллануны күздә тота. Бу һаваны чистартуга да, калдык суларга да кагыла, - дип җавап бирде Айрат Зөлфәтович.
- Чыннан да, проект экологларның да, роспотребнадзорның экспертизасын үтәр, халык исне сизмәс дип ышандырып әйтә аласызмы? - дип кабатлап сорады район башлыгы «Чаллы-Бройлер» директорыннан.
- Әлбәттә, - дип җавап бирде Айрат Гыйльфанов бераз уйлап торганнан соң.
Очрашуда билгеле булганча, Роспотребнадзор да, экология хезмәте дә әлегә проект белән таныш түгел икән. Аларга документны якынча бер айдан җиткерергә вәгъдә иттеләр. Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең Тукай районы буенча урынбасары Марат Гыйрфанов соңгы өч елда Тукай районында урнашкан кошчылык фабрикаларыннан истән зарланып мөрәҗәгатьләр кермәвен әйтеп үтте.
- Ә нишләп узган җәй бер ай тизәк исе килде? - дип сорады шунда ук Фәрит Якупов.
- Ул бит предприятиенең эшчәнлегеннән түгел, тизәкне өю дөрес башкарылмаганнан, - дип җаваплады районның баш санитар табибы.
- Монда да тизәк булачак инде. Елына 33 млн баш тавык үстерәчәк фабрикадан аның нинди күләмдә чыгачагын күз алдына китерү дә кыен, - диде инициатив төркем әгъзасы.
Тукай районы шәһәргә якын булуы белән җитештерүчеләрне җәлеп итә, шуңа күрә без моннан берничек тә кача алмыйбыз
- Тукай районы дуңгыз ите һәм тавык ите җитештерү белән яши. Яшерәсе түгел, ис бар. Ләкин шунысы мөһим - ул нормадан югары булырга тиеш түгел», - дип, җавапларны тыңлаганнан соң үз сүзен дәвам итте Васил Хаҗиев. - Тукай районы шәһәргә якын булуы белән җитештерүчеләрне җәлеп итә, шуңа күрә без моннан берничек тә кача алмыйбыз. Кошчылык фабрикасына билгеләнгән участок инде «Чаллы-Бройлер»ның милке дә. Ә җитештерү булмаган җирдә ис тә юк, тавыш та юк һәм шул ук вакытта эш тә юк. Читкә киткән саен җитештерү икътисадый яктан чыгымлырак була бара. Фабрикага көненә ничә тонна азык кына ташырга кирәк. Ләкин шунысын һич тә истән чыгарырга ярамый: җитештерү халыкның яшәешенә зыян салмасын, аңа комачауламасын. Инициатив төркемгә үз аңлатмаларын җиткергән җаваплы затлар сүзләре өчен җавап бирсеннәр. Бүген ис булмаячак дип сөйләп, яңадан ис чыга икән, тавыш чыгасы көн кебек ачык. Бу экологларга да, санитар табибларга да кагыла. Завод-фабрикаларны ябу мисаллары да юк түгел, - диде район башлыгы.
Ә инициатив төркемгә, килеп, бөтен халык исеменнән үз фикерләрен җиткергәннәре өчен рәхмәтен белдерде. «Бу кешеләрне сез халыкка дошман итеп кабул итә күрмәгез, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга. - Матур итеп, итагатьле итеп сөйләштегез, рәхмәт», - диде Васил Хаҗиев. Фәрит Якуповның буаларга кагылышлы борчуына җавап итеп, хәзер районда бернинди буаны да арендага бирмибез, ләкин, кызганычка каршы, элегрәк 49 елга бирелгәннәрен кайтарып булмый, дип билгеләп үтте.
Очрашуны йомгаклап, кошчылык фабрикасында җитештерүнең ни рәвешле башкарылуы, нинди чистарту җайланмалары куллануы белән танышу өчен инициатив төркемне, район җитәкчелеген һәм хезмәтләрнең җаваплы затларын чакырып, предприятиегә экскурсия оештырырга сөйләштеләр.
Нет комментариев