Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урып-җыю эшләре соңгы көннәрдә әлләни алга бара алмый

Моңа күпләп яуган яңгырлар игенчеләргә басуга чыгарга ирек бирми. Бөртекнең дымлылыгы бүгенгә 24-30 процент тәшкил итә, люпинныкы бөтенләй 40 процентка җитә. Әлеге культура районда «Кама-Бекон» хуҗалыгында һәм «Кама» агрофирмасында игелә. Бөртеклеләрнең әлегә 71 проценты гына урып-суктырылды, барысы 117 мең тонна икмәк җыелды. Аерым хуҗалыклар буенча караганда, «Биклән», «Ярыш» эшләрне тәмамлау...

Моңа күпләп яуган яңгырлар игенчеләргә басуга чыгарга ирек бирми. Бөртекнең дымлылыгы бүгенгә 24-30 процент тәшкил итә, люпинныкы бөтенләй 40 процентка җитә. Әлеге культура районда «Кама-Бекон» хуҗалыгында һәм «Кама» агрофирмасында игелә.

Бөртеклеләрнең әлегә 71 проценты гына урып-суктырылды, барысы 117 мең тонна икмәк җыелды. Аерым хуҗалыклар буенча караганда, «Биклән», «Ярыш» эшләрне тәмамлау алдында.

Көзге чәчү барысы 9600 гектарда башкарылды, тагын 1000-1500 гектарлап мәйданны чәчәсе бар. 754 гектар мәйдан туңга сөрелде, бу эшнең 34 проценты дигән сүз.

«Кама» агрофирмасында чөгендер алу дәвам итә. Хәзер анда тәүлек әйләнәсе эшлиләр. Бер тәүлеккә уртача 57 гектар мәйданны алалар. 14 сентябрьгә эшләрнең 38 проценты башкарылды, барлыгы 49 мең тоннадан артык татлы тамыразык җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев