Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ура, каникуллар башлана!

Бу атна ахырында мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана.

Язгы ял вакыты балалар өчен куркынычсыз һәм күңелле узсын өчен, мәктәпләрдә бу вакытта төрле чаралар уздыру планлаштырылган.

 Шушы көннәрдә районның барлык белем бирү учрежденияләрендә педагоглар тарафыннан, куркынычсыз каникулларга багышланган сыйныф сәгатьләре, инструктажлар үтте. Һәр елдагыча, зур игътибар ял вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, елгаларда, сулыкларда (котлованнар, буалар һ.б) куркынычсызлык кагыйдәләренә бирелде. Ата-аналар җыелышларында да әлеге теманы янә бер искә алып, әти-әниләр белән балаларны язгы бозга чыгуны чикләү ягынннан контрольдә тотуны оештырулу, күз-колак булу турында сөйләшеп, инструктаж үткәрделәр. Шулай ук, Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ вәкилләрен чакыру белән, аларныж катнашында сыйныф сәгатьләре узды.

Каникуллар вакытында исә балалар өчен китпаханәләр, музейлар белән рухи-әхлакый, патриотик, хезмәт тәрбиясен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар уздыру да күздә тотыла. Моннан тыш, балалар өчен түгәрәкләр, спорт секцияләре, балалар берләшмәләре эшлиячәк, ЮИД отрядлары өчен уеннар, ЮИД хәрәкәте тарихы турында күргәзмәләр булачак.

Шулай ук, язгы каникуллар вакытында, 27 марттан 2 апрельгә кадәр «Балкыш» лагеренең язгы профильле сменасы башлана. Районның төрле мәктәпләрендә белем алган 75 укучы лагерда язгы әкият дөньясына чумачак, химия, биология, инглиз теле өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтеп, яңа әйберләргә өйрәнә, үз вакытларын яшьтәшләре арасында күңелле уздыра алачак.

Язгы смена программасында шулай ук уку-күнекмә җыеннарын үткәрү каралган. Балаларга смена вакытында табигать фәннәре, филология дәрьясын да иңнән-иңгә «йөзеп» чыгу мөмкинлеге биреләчәк.  

Әлбәттә, «Педагог һәм остаз елы» кысаларында «Балкыш»та балалар өчен укытучының җәмәгать тормышында аерым статусын тануга юнәлдерелгән чаралар һәм башка мәдәни, спорт чараларын уздыру да каралган, дип хәбәр иттеләр районның мәгариф идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев