Укытучылар спортны ярата
Яңалыклар

Укытучылар спортны ярата

Яңа поселогы спорт базасы территориясендә районның мәгариф оешмалары укучылары арасында җиңел атлетика буенча район беренчелеге узды.

Бөек Җиңү көненә багышланган ярышларда 15 мәктәптән 128 спортчы катнашты. Алар 100 метрлы һәм 400 метрлы дистанцияләргә йөгерүдә, урыннан сикерүдә һәм классик эстафетада көч сынаштылар.

Гомумкоманда зачетында иң яхшысы – Яңа поселогы мәктәбе, икенче урында – Сәмәкәй мәктәбе, өченче-Бәтке мәктәбе.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге дисциплиналар буенча чыгышлар нәтиҗәләре ГТО комплексы исәбенә кертеләчәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев