Укытучылар көне белән, хөрмәтле хезмәттәшләр!
Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән котлыйм.
Бала тәрбияләү – иң кирәкле һәм иң саваплы һөнәрләрнең берсе. Яшь буынның тормышта үз урыннарын таба алуы, гражданлык позициясе, сәламәт булуы сезнең һөнәри осталыгыгыздан, акыллы киңәшләрегездән тора. Сез балаларны үз үрнәгегездә тәрбиялисез.
Үз эшегезгә, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә тугры булып калыгыз. Эшегез белән һәрчак горурланып яшәгез.
Ихлас күңелдән сезгә яңа иҗат уңышлары, матур казанышлар, гаиләләрегезгә иминлек, балаларның һәм әти-әниләрнең рәхмәтен телим. Сабырлыгыгыз һәм авыр хезмәтегез алдында баш иеп, олы рәхмәтемне әйтәм.
Ихтирам белән, район мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев