Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар көне белән!

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән уртак бәйрәмебез - Укытучылар көне белән котлыйм. Балаларга нигезле белем бирү белән беррәттән, киләчәктә ил терәге булырлык, аның куәтен арттыру хакына тугры хезмәт итәрлек, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләү кебек изге бурычны иңнәрегезгә алгансыз. Сезнең хезмәт - күңел җылысы, йөрәк егәрлеге, рух...

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән уртак бәйрәмебез - Укытучылар көне белән котлыйм. Балаларга нигезле белем бирү белән беррәттән, киләчәктә ил терәге булырлык, аның куәтен арттыру хакына тугры хезмәт итәрлек, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләү кебек изге бурычны иңнәрегезгә алгансыз. Сезнең хезмәт - күңел җылысы, йөрәк егәрлеге, рух ныклыгы таләп итә торган авыр, җаваплы гамәл.

Районда гомуми белем бирүче 25 мәктәп һәм 25 балалар бакчасы эшли. Укытучыларның эшчәнлек нәтиҗәләрен хәзер бердәм дәүләт имтиханнары билгели. Узган ел унберенчене тәмамлаган 98 укучының барысы да кулларына өлгергәнлек аттестаты алды, 14е югары билгеләрдән генә торган аттестат белән чыкты. Тугызынчыны тәмамлаган 254 баланың 18е югары билгеләрдән генә торган аттестат алды. Район мәктәпләрендә укучы балаларыбыз республика күләмендә уздырылган фән олимпиадаларында, гамәли конференцияләрдә, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашалар, җиңү яулыйлар. Болар - укытучының әйтеп бетергесез тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сез бит лаеклы алмаш үстерү өчен үзегезне дә, көчегезне дә, тырышлыгыгызны да кызганмыйсыз.

Хөрмәтле мөгаллимнәр, сезне ихлас йөрәктән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Игелекле эшегездә уңышлар, сабырлык, ныклык, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, бөтенлек, бәрәкәт, рух ныклыгы, иң зур байлык - сәламәтлек телим. Гомерегезнең һәр мизгелен якыннарыгызның кадер-хөрмәте, белем биргән шәкертләрегезнең игътибар-ихтирамы бизәсен. Укучыларыгыз һәм шәкертләрегез игелекле һәм рәхмәтле булсын.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев