Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар белән файдалы очрашу

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ибраһимов Айрат Салих улы һәм Тукай районы прокуроры ярдәмчесе Әхәтова Раилә Марат кызы Круглое Поле урта мәктәбе һәм Новотроицкое урта мәктәбе укучылары белән очраштылар.

Әңгәмә коррупциягә карата законнар белән танышу һәм ришвәтчелеккә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүгә, коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыруга, коррупциячел тәртипне кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Әңгәмә вакытында укучылар хокук бозулар өчен җаваплылык, коррупциягә каршы тору өлкәсен җайга салучы закон актлары турында белделәр. Хакимият вәкилләре белән мондый әңгәмәләр яшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итә һәм укучыларда актив гражданлык позициясе формалаштыра. Яшь бунда коррупциягә шәхси мөнәсәбәт булдырырга, үз илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоярга һәм законнарны бозуның һәм коррупциянең тискәре нәтиҗәләренең мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Укучыларга, очрашу истәлеге итеп “Коррупция турында нәрсә белергә кирәк” дигән белешмәләр, буклетлар тапшырылды.

/Айрат Ибраһимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев