Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларның шагыйрә Эльмира апаларына сораулары күп булды

Күзкәй урта мәктәбе укучылары өчен күңелле очрашу булды: мәктәп ишегалларын җыештыру буенча үткәрелгән өмәдән соң алар авылның мәдәният йортына ашыкты. Биредә балаларны Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, 30 китап чыгарган язучы (аның беренчесе - «Безнең зоопарк» китабы балалар өчен иде) Эльмира Шәрифуллина очрашуга көтә иде.

Эльмира апалары һөнәре буенча укытучы. Шуңадыр балалар белән бик тиз уртак тел тапты. Башта ул, бик тәэсирле итеп, якты сагыш, тыенкы горурлык белән сугарылган, әдәбият сөючеләр бик җылы кабул иткән «Без Тукайлы халык», мәгърифәтче, язучы, киң кырлы шәхес Каюм Насыйрига багышланган «Каюм коесы» поэмаларыннан өзекләр сөйләде. Аннары балаларга сораулар биреп, аларны оста гына әңгәмәгә тартты, ипләп кенә әдәбият буенча белемнәрен дә сынады һәм бик канәгать калды.

- Күңелем сөенде, сез әдәбият дөньясыннан хәбәрдар икәнсез, үзегез бик ихлас, актив, - диде шагыйрә балаларга мөрәҗәгать итеп. - Бик матур хисләр алып китәм мин бу очрашудан.

- Шигырь язарга өйрәнеп буламы? - дигән сорауга ул:

- Язучыда 5 процент тумыштан бирелгән талант булса, 95 проценты хезмәт, - диде ул. - Бик күп укырга, күп белергә, бөтен чынбарлыгыңны әдәбият дөньясына багышларга кирәк. Әдәби әсәрләр күбрәк укыгыз, вакытыгызны көннәр буе компьютер алдында утырып, юкка сарыф итмәгез, - дигән киңәшләрен бирде Эльмира Шәрифуллина.

Күзкәй урта мәктәбе директоры Мирзаян Шәйхәттаров укучыларга мөрәҗәгать иткән үгет-нәсыйхәт белән сугарылган эчкерсез чыгышы, җылы әңгәмәсе, балалар белән аналарча кайгыртучанлык белән сугарылган киңәшләре һәм онытылмаслык бу очрашу өчен Эльмира Шәрифуллинага зур рәхмәтен белдерде.

Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев