Яңалыклар

Уку елы май ахырында тәмамлана

Укучылар өчен уку елын озайтмаячаклар – ул гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак.

Шуннан соң имтиханнар башланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, БДИ тапшыруның төп этабы 8 июньдә башлана. ТДИны үткәрү форматы әлегә билгеләнмәгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
« Төп дәүләт имтиганын урыннарда гына уздыру мәсьәләсе карала, әмма, әлегә мондый карар РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча кабул ителмәгән. Шуңа күрә имтиханнар регламенты соңрак хәбәр ителәчәк», – дип ачыклык кертте вице-премьер.


Нет комментариев