Уку елы ахырына якынлаша һәм имтиханнар, соңгы кыңгырау, чыгарылыш
Соңгы кыңгырау — укучылар өчен җәйге каникулларның бәхетле чоры башлануы турында күптән көтелгән сигнал.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен исә ул мәктәп белән саубуллашу, олы тормышка аяк басу дигәнне аңлата, шуңа күрә шатлыкка сагыш кушыла. Мәктәп белән хушлашуны бизәү өчен апрель аенда «Тукай районы мәгариф идарәсе» һәм балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш сыйныфлары өчен «Мәктәп вальсы» уртак проектын башлап җибәрделәр.
Менә инде ай дәвамында балалар сәнгать мәктәбе хореографлары Иванова Екатерина Михайловна һәм Щелконогова Галина Евгеньевна чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпнең йомгаклау тантаналарына әзерлиләр. Алар балаларны мәктәп вальсы нигезләренә өйрәтә. Дәресләр Пушкин картасы буенча сатып алынган билетлар буенча оештырылган. Бүгенге көндә проект барлык мәгариф учреждениеләреннән 216 баланы үз эченә алган. Проект апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев