Төзүче эше – аның яшәү рәвеше
«Автостройинком» төзелеш оешмасында эшләүче Оксана Рамазанова белән объектларга чыкканда берничә мәртәбә очрашкан бар иде. Кайда аны йорт фасадларын ремонтлаганда күрәсең, кайда бина эчен штукатурлаган, буяган вакытына тап буласың. Оешма җитәкчесе Ришат Хәбибуллин да аны гел яхшы яктан гына телгә ала, үз эшенең чын остасы, дип билгеләп үтә.
Оксана Анатольевнаның «Автостройинком»га килгәненә инде 13 ел булган. Оешманың иң оста төзүчесе генә түгел, иң тәҗрибәле хезмәткәре дә әле ул.
Оксана - Кама Аланында туып-үскән кыз. Мәктәпне тәмамлагач, 1993 елда, ул, җәйге каникул чорына вакытлыча гына дип, Зәй шәһәренә тәгәрмәчләр җитештерүче заводка төзелешкә китә, ә көзгә укырга керергә планлаштыра. Ләкин эшкә шулкадәр бирелеп китә, көзе дә, кышы да, язы да шунда уза кызның. Шулай итеп, биредә ул биш ел эшли. Өченче разрядлы төзүче исемен алуга ирешә.
2004 елда Оксана «Автостройинком» оешмасына эшкә урнаша. Килгән елларны аларның бригадасы, нигездә, биналарның фасадларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Монда күпкатлы торак йортлар да, балалар бакчалары, мәктәпләр дә керә. 13 ел дәверендә 70ләп фасадны төзекләндерүдә катнаша Оксана Анатольевна. Бер җәйгә 10ар фасад төзекләндергән вакытлары да була. Эшнең бу төре, мөгаен, иң кыеныдыр. Кояш кыздырамы, каты җилме - сиңа йорт стенасына менәргә кирәк. Шуның өстенә, әллә ничәшәр килограммлы буяу банкаларын да ташыйсың, башка кирәк-яракларын да. Фасадка беркетелгән басмаларда эшләү өчен үзенә бер осталык таләп ителә.
Соңгы вакытта Оксана Рамазанованың бригадасы бина эчләрен бизәкләү эшләре белән шөгыльләнә. Алар плитә дә, гипсокартон да салалар, линолеум да җәяләр, түшәм-стеналарны да штукатурлыйлар, буйыйлар да. Бригадада дүрт кенә кеше: ире Александр Краснов, энесе Александр Персиялов һәм Николай Андреев. Үзара киңәшләшеп, тату эшлиләр. Оештыручылары, җыйнап торучылары - Оксана Анатольевна.
Бу юлы Оксана һәм аның бригадасы белән без Новотроицкоеда мәктәпнең беренче сыйныфлары һәм бакча өчен төзекләндерелә торган бинада очраштык. Объектны август ахырында тапшырырга кирәк, төзүчеләр бүген анда көнне төнгә ялгап эшлиләр. «Һәр яңа объект - яңа җаваплылык. Ләкин күз курка, кул эшли, диләр бит. Эшне тәмамлап, биналарның яңа төс алуын күрү, әлбәттә, безнең өчен дә, кулланучылар өчен дә зур сөенеч. Һәр объект үзенә күрә якын, һәрберсе безнең иҗат җимеше», - ди Оксана.
Шулай итеп, гомеренең 24 елы төзүче хезмәтендә узган Оксананың. Вакытлы дип сайлаган һөнәре гомерлеккә әйләнгән. «Автостройинком»ның директоры Ришат Хәбибуллин Оксана Рамазанованы күп еллар дәвамында компаниягә хыянәт итмәгән, авырлыкларны бергә кичергән хезмәттәшләре рәтенә кертә, аның белән горурлана. «Безнең тармакта эшнең нечкәлекләрен тулысынча белгән осталарны табу бик кыен. Ә Оксана Анатольевнага һәр эшне курыкмыйча тапшырырга була», - ди ул.
«Төзүче һөнәре - ул минем тормышым, яшәү рәвешем. Үземне башка эштә күз алдыма да китерә алмыйм», - ди Оксана Рамазанова үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев