Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тынгысыз җан

Һәр елны август аенда физкультурачылар һәм спорт сөючеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 13 августка туры килә. Гомерен спортка багышлаган кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе- Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уен төрләрен берләштерелгән  “Батыр” исемле федерация рәисе Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев. Ул җитәкләгән спорт федерациясе составына  Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары ветеран спортчылары керәләр.

Мәүлет Хисамиев Оргыды авылы егете. 1977 елда Чаллыга килеп урнаша, КАМАЗ төзелешендә эшли башлый. КамАЗ спорт клубында оештыручы булып хезмәт куя, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен аны югарырак хезмәткә билгеләп куялар, Автозавод районы буенча физкультура-спорт бүлеге рәисе булып эшли башлый. 80 еллар була бу. Хисамиев монда да сынатмый, спортның 15 төре буенча зур ярышлар үткәрә, халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра.
1985 елда Менделеев районы оеша. Мәүлет Галимҗан улын  шунда районга физкультура-спорт комитеты рәисе итеп эшкә чакыралар. Егерме ел буена ул үзен яхшы җитәкче итеп күрсәтә, республика күләмендәге ярышларда катнашып Хисамиев шәкертләре алдынгы урыннарны алалар, призлар яулыйлар. Аңа Республика спорт комитеты тарафыннан спорт отличнигы дигән мактаулы исем бирелә. Әле бу чор да үзе дә бик күп спорт ярышларында катнашып дипломнар, мактау кәгазъләре белән бүләкләнә.
Мәүлет Хисамиевны Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе итеп билгелиләр. Ул өлкән яшьтәгеләр белән актив эшли, инвалидларның өйләренә барып  хәлләрен белә, ярдәм итә.  Монда эшләгәндә дә спорт ярышлары үткәрә, яраткан шөгеленнән аерылмый.
Хәзер Мәүлетҗан Хисамиев Яр Чаллы  шәһәр Советы  каршындагы спорт ветераннары оешмасынында рәис. Ул Чаллы каласы спорт ветераннары белән генә чикләнмичә, Чулман аръягы районнары, шәһәрләренә дә чыгып төрле спорт бәйгеләре, бәйрәмнәр үткәрә. Аның оештырырга ярдәм итүче дуслары, иптәшләре шактый, кешеләргә яхшы мөгаләмәдә булуы аңа һәрвакыт юлларны ачып тора.
Без- спорт ветераннары, арабызда Мәүлет Хисамиев кебек тынгысыз җан булуына шатланабыз. Аның белән эшләве күңелле, уңайлы.
Мәүлетҗан Галимҗанович үткен каләм остасы да, аның кызыклы язмалары Тукай районының “Якты юл” газетасында даими басылып тора. Физкультура –спорт сөючеләр көне алдыннан гомер буе сәламәт яшәү рәвешен үз иткән җитәкчебезгә рәхмәт әйтеп, бәйрәм белән котлыйбыз. Шундый игелекле кешеләр арабызда күбрәк булсын иде.
Чулман төбәгенең биш районыннан спорт ветераннары

Фото Мәүхлет Хисамиев архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев