Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тылда фронт тоткан Тукай районы ветераны кунаклар кабул итте

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ТР Дәүләт аклкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәгендәге эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Муллина җитәкчелегендә тыл хезмәтчәне - Күперле авылында яшәүче Сәетгәрәй Сафа улы Хәсәншинны Җиңү көне белән котларга бардылар. Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшьтә була...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ТР Дәүләт аклкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәгендәге эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Муллина җитәкчелегендә тыл хезмәтчәне - Күперле авылында яшәүче Сәетгәрәй Сафа улы Хәсәншинны Җиңү көне белән котларга бардылар. Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшьтә була ул.

- Сугыш башланганда ун яшем тулган иде. Без, ул чор малайлары, сентябрьдә мәктәпкә бармадык. Авылның эшкә яраклы ир-егетләре сугышка китте, без, үсмер балалар, алар урынында колхозда калдык: иген иктек, маллар көттек. Эш җитәрлек иде, барысы да кул көче белән башкарыла бит, техника юк диярлек, - дип искә ала Сәетгәрәй бабай. - Без, малайларга, караңгы төшү белән өйләрдә электр утын күзәтү йөкләнде - утны сүндерү мәҗбүри иде. Без бу эшкә бик җаваплы карадык. Таң беленгәч, җирле радиодан авыл халкын уяту, эшкә дәшү дә минем бурыч иде, - дип сөйли тыл ветераны. - Унбер яшемдә миңа трактор ышанып тапшырдылар. Өлкәннәр белән беррәттән күп еллар кырда эшләдем. Көнен-төнен белмәдек - фронтка ипи кирәк иде. Ул елларда барыбызда көчебезне кызганмадык, вакыт белән исәпләшмәдек. Җиңү өчен дип тырыштык, - ди Сәтгәрәй бабай яшьлек елларын искә алып.

Хәер, тыныч тормышта да җиңел булмаган аңа. Сугыш җимерекләрен торгызу, тәмам бөлгән колхозны аякка бастыру өчен ай-һай күп тырышырга туры килгән. Җәмәгате белән биш бала табып үстергәннәр, шуларның берсен югалту хәсрәтен дә кичергәннәр.

- Кыенлыклар онытыла икән ул, намус белән яшәлде, барыбер мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Бүген миңа 86 яшь. Кыенлыкларны күп күрсәм дә, Ходай миңа озын гомер бирде. Үкенечләрем дә юк. Балаларыбызны, шөкер, хезмәт сөючән, намуслы кешеләр итеп үстердек. 7 оныгыбыз, 9 оныкчыгыбыз бар. Бәхет түгелмени бу?! - ди бабакай Лилия Раифовнага мөрәҗәгать итеп.

Кыскасы, бик матур булды бу очрашу, күпме җылылык, нәсихәт алып киттек без аннан. Лилия Муллина тыл ветеранына зур рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләп бәйрәм күчтәнәче тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев