Туризм буенча ярыш
Яңа поселогында урнашкан чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында IV район туристик слеты үтте.
Анда төрле яшьтәге балалардан торган биш команда катнашты. Ярыш ачык һавада спорт-туристик каршылыклар полосасын узудан гыйбарәт иде. Гомум команда нәтиҗәләренә килгәндә беренче урынны Князево мәктәбе алды. Яңа поселогы укучылары икенче урынны яуладылар, ә Калмия мәктәбе – өченче урында. Әлеге ярышта катнашучыларның шәхси нәтиҗәләренә карап чаңгы туризмы буенча 52нче республика бәйгесенә барачак командалар составына спортчылар сайлап алынды.
/Фото район мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев