Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар тавыш бирде

ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда Тукай районында барлык сайлаучыларның 91,49 проценты, ягъни 30451 кеше катнашты. Аларның 27089ы (88,96 процент) Рөстәм Миңнехановка, 956сы (3,14 процент) Альфред Вәлиевка, 933е (3,06 процент) Олег Коробченкога, 890ы (2,92 процент) Альмир Михеевка, 490ы (1,61 процент) Владимир Сурчиловка тавыш бирде. 

Җирле сайлаулар 207 сайлау округының 206сында үтте. Бер округ буенча кандидат сайлауга кадәр үк үз гаризасын кире алды. Кандидатларның 144е «Бердәм Россия» партиясеннән, 10ысы – КПРФтан, 5есе – «Гадел Россия»дән, 7се – «ЛДПР»дан, 3есе – «Россия коммунистлары»ннан, 4есе – «Россия патриотлары»ннан, 7се «Рост партиясе»ннән, 2се «Россия пенсионерлар партиясе»ннән, 24е – үз-үзләрен депутатлыкка тәкъдим итүчеләр.
Мәләкәс авыл җирлегеннән депутатлыкка кандидат – район башлыгы Фаил Камаев 84,21 процент тавыш җыйды. 
Хәзер 23 авыл җирлегендә дә оештыру утырышлары үтәчәк. Аларда авыл җирлекләре башлыклары һәм район советына берешәр вәкил сайлап куелачак. Алга таба район советының 46 депутаты үз араларыннан район башлыгын һәм аның урынбасарын сайлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев