Тукайлыларны фермерлар ассоциациясе съездында бүләкләделәр
Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук район фермерлары ассоциацияләре...
Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук район фермерлары ассоциацияләре рәисләре, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклары башлыклары катнашты.
Тукай районын әлеге чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Анатолий Касакин, Ренат Ханов, Илдар Әшрәфуллин, Таһир Хөрмәтуллин һәм Гүзәл Хөсәеновалар тәкъдим итте.
Әлеге съезд барышында алдынгы фермерларны бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында тукайлылар да бар иде. Якташыбыз Гүзәл Хөсәенова Рәхмәт хатына лаек булды. Ә Ренат Хановка «РФнең атказанган фермеры» дигән мәртәбәле исем бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев