Тукайлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
24 мартта «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Татарстан Республикасында бу көнне Россия Президентының Татарстандагы кабул итү урынында, «Бердәм Россия» партиясенең региональ җәмәгать кабул итү урынында, Татарстан Республикасы Җәмәгать кабул итү палатасында, «Бердәм Россия» партиясенең район (шәһәр) бүлекчәләрендә, шулай ук Россия юристлары ассоциациясенең Казан,...
24 мартта «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Татарстан Республикасында бу көнне Россия Президентының Татарстандагы кабул итү урынында, «Бердәм Россия» партиясенең региональ җәмәгать кабул итү урынында, Татарстан Республикасы Җәмәгать кабул итү палатасында, «Бердәм Россия» партиясенең район (шәһәр) бүлекчәләрендә, шулай ук Россия юристлары ассоциациясенең Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге түләүсез юридик ярдәм күрсәтү бүлекчәләрендә - барысы 56 пунктта 8.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итүләр узачак.
Халыкның сорауларына ТР Юстиция министрлыгы, Прокуратура, Конституцион суд аппараты, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе, суд приставлары федераль хезмәте, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе вәкилләре җавап бирәчәк.
Түләүсез консультация алу урыннарының адреслары, телефон номерлары 20 марттан соң Россия юристлары ассоциациясенең региональ бүлеге сайтында alrf16.ru билгеле булачак. Элемтә өчен телефон: (843) 223-07-83.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев