Яңалыклар

Тукайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Бүген Тукай муниципаль районы хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдә тукайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Елкин Виктор Петрович - Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Кама Беконы" ҖЧҖ тракторист-машинисты фидәкарь яхшы хезмәте һәм агросәнәгать үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Сәхәбиев Вафир Раиф улы...

Бүген Тукай муниципаль районы хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдә тукайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Елкин Виктор Петрович - Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Кама Беконы" ҖЧҖ тракторист-машинисты фидәкарь яхшы хезмәте һәм агросәнәгать үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Сәхәбиев Вафир Раиф улы - Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Ирек" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы трактористы күпьеллык хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерү үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Закиров Фаяз Әхәт улы - шәхси эшмәкәр "Регионнарның алтын фонды" Россия иҗтимагый бүләгенә лаек булды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев