Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Яр Чаллыда үтәчәк 9 Май митингында һәм «Үлемсез полк» акциясендә катнаша ала

Яр Чаллыда бәйрәм иртәнге сәгать 9.00дә Муса Җәлил скверы каршында башланачак. Анда чәчәкләр куелачак, студентлар шигырьләр укыячак. Сәгать 9.00дә Ватан-Ана һәйкәле янында каравыл вахтасы башлана. Сәгать 10.00дә - парад. 10.50дә Ватан-Ана һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы. Сәгать 11.00дән барлык теләүчеләр солдат боткасыннан авыз итә алачаклар. Комсомол районында кухня Үзәк урамда һәм...

Яр Чаллыда бәйрәм иртәнге сәгать 9.00дә Муса Җәлил скверы каршында башланачак. Анда чәчәкләр куелачак, студентлар шигырьләр укыячак. Сәгать 9.00дә Ватан-Ана һәйкәле янында каравыл вахтасы башлана. Сәгать 10.00дә - парад. 10.50дә Ватан-Ана һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы. Сәгать 11.00дән барлык теләүчеләр солдат боткасыннан авыз итә алачаклар. Комсомол районында кухня Үзәк урамда һәм Яр буе Тукай урамында оештырылачак. Үзәк районда - сәгать 12дә Азатлык мәйданында, Автозавод районында 13.00дә Җиңү паркында кухня ботка белән сыйланырга мөмкин булачак.
14.30 сәгатьтә Азатлык мәйданында «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар җыелачак. 15.00 сәгатьтә полк Мәйданга таба кузгалачак. Акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала. 16.30 сәгатьтә Мәйданда театрлаштырылган күренеш көтә. 17.30да - концерт. Бәйрәм 20.30 сәгатьтә салют белән тәмамлана, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев