Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Әфган сугышында һәлак булган Мөслим егете Илмир Шәйхелмәрдәнов истәлегенә хәтер тактасын ачу тантанасында катнашты (фото)

Мәдәният өлкәсендә эшләгәч, миңа бик күп кенә мәдәни чараларда катнашырга һәм шулай ук аларны тамаша кылырга туры килә. Менә шундый матур чараларның берсе 15нче июль көнне Мөслим районының Бүләк авылында булды. Бүләк авылында Әфган сугышында һәлак булган Илмир Зиннир улы Шәйхелмәрдәнов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мөслим районыннан бу чарага катнашырга...

Мәдәният өлкәсендә эшләгәч, миңа бик күп кенә мәдәни чараларда катнашырга һәм шулай ук аларны тамаша кылырга туры килә. Менә шундый матур чараларның берсе 15нче июль көнне Мөслим районының Бүләк авылында булды. Бүләк авылында Әфган сугышында һәлак булган Илмир Зиннир улы Шәйхелмәрдәнов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мөслим районыннан бу чарага катнашырга чакыру алгач, без шатланып юлга кузгалдык. Чөнки мондый истәлек такталарын урнаштыру, тантаналы рәвештә ачу традициясен безнең район башлады. Аннан эстафетага Сарманнар кушылды һәм менә хәзер без Мөслим районың Бүләк аылына барырга бик дулкынланып юлга кузгалдык. Ни дисәң дә, һәр районның, һәр авылның үз тәртибе, үз үзенчәлекләре бар. Бу чараны Мөслимлеләр ничек башкарып чыгар? Башлангычны аыл халкы һәм район җитәкчеләре ничегерәк кабул итәр? Эш югында эш булсынга йөриләр, дип әйтүчеләр булмасмы?

Сәгатьтән артык баргач, каршыбызда кечкенә генә Бүләк авылы күренде. Авыл уртасындагы бер йортның капка төбенә авыл халкы җыелган. Араларында орден-медальләрен таккан ир-егетләр дә бар. Күңелгә җылы йөгерде -димәк, бу чараны авыл халкы бик шатланып һәм дулкынланып көткән. Безне күптәнге танышыбыз Данил Гусманов каршы алды. Җыелган халык арасында тагын бер кеше безгә таныш иде, ул - Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат башлыгы Дашгын Гасанов .Тукай районында яшәүче афганчылар күптән инде Чаллы шәһәре, Әлки районы һәм Чистай шәһәре афганчылары белән ныклы дуслык урнаштырган иде. Аннан соң безгә Минзәлә һәм Сарман районныры да кушылды. Алар белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Күптән түгел генә безгә Мөслим районы да кушылды. Бу ике арада урнашкан җылы мөнәсәбәт тә озак еллар сакланы, дигән өметтә калабыз. Дашгын Гасанов белән безгә Сарман районының Зур Нөркәй авылында, шушындый ук чарада катнашканда танышырга туры килгән иде. Инде менә хәзер Бүләк авылына да үзе килгән.

Тантаналы минутлар башланды. Бу мәдәни чараны башыннан ахырына кадәр Мөслим районы Башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов үзе алып барды.

Иң беренче сүзне Дашгын Гасановка бирделәр. Ул авыл халкын һәм килгән кунакларны кыскача гына рядовой Илмир Шәйхелмәрдәнов улының тормыш юлы белән таныштырды. " Илмир 1965 нче елның 13нче маенда Мөслим районының Бүләк авылында туган. 1983 нче елның 18 октябрендә үзе теләп армиягә китә һәм ерак Әфган җирләрендә хезмәт итә. 1984 нче елның 29 нчы июнендә һәлак булып. Мөслим районы Бүләк авылында җирләнә". Сүзне Данил Гусмановка биргәч, ул Илмирның әнисе Фәндия апага 19яшендә герой булырлык ул үстергән өчен рәхмәтләрен җиткерде. Тукайлылырдан үрнәк итеп алган бу матур башлангычыбыз дәвамлы булсын иде дигән теләген белдерде.

Сүзне Тукай һәм Сарман әфганчылар оешмалары җитәкчеләре Айбулат Якупов белән Бәзгәр Фазлеев алды. Аларда бу матур гадәтнең "йогышлы " булуына сөенүләрен җиткерде.

Иң дулкынландырган, иң тантаналы минутлар җитте. Мемориаль тактаны ачу хокукы Әфган сугышы ветераны Данил Гусманов һәм үзе дә биш тапкыр Чечен Республикасында булып кайткан Илмирның җизнәсе Ирек Камаловка бирелде. Тантанада шулай ук Илмирнаң әнисе Фәндия апа да катнашты. Ул үз чиратында килгән кунакларга, бу эшне башкаруда үз өлешен керткән барлык кешеләргә җиткерде. "Ә шулайда рәхмәтемнең иң зурысы - Данилга" , дип дәвам итте ул сүзен. Армия сафларына хезмәт итәргә киткән чагында Илмир миңа: "Әни, ни булса да, көт син мине. Мин егерме елдан соң булса да әйләнеп кайтырмын. Анда ятып калмам", дигән иде. Менә бүген минем улым кайтты", дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сүзен дәвам итте. Ерак араларны якын итеп килгәнегез, безнең районга матур бер башлангыч керткәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәтләремне җиткерәм"- диде ул Тукайлылар ягына карап. Такта ачу тантанасына Илмир Шәйхелмардановның курсташлары , туганнары да килгән иде. Һәммәсе дә Илмир турындагы якты истәлекләре белән бүлеште. Шулай ук бу чарага Минзәлә районының Наратлы Кичү аылыннан, автор башкаручы Рөстәм абый Әхмәтханов та килгән иде. Ул үзенең "Кайттым әнкәй кош булып." дигән җырын башкарды. Шулай ук Гиндукуш музееның гимынына әйләнгән "Хуш, Гиндукуш " җырын да егетләр бергәләп бешкарды. Соңыннан тантанага җыелган барлык кеше Илмирның каберенә тере чәчәкләр куярга барды. Кечкенә генә Бүләк авылыннан 5 егет Әфган сугышында катнашкан. Шуларның дүртесе исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайткан булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында аларның икесе инде мәңгелек йортка да күчкән. Аларны да искә алдылар.

Ә без үз чиратыбызда юлыбызны дәвам итеп Мөслимгә киттек. Анда Әфган сугышында булып кайткан Алексей Усманов каберенә яңа таш куелды. Әлеге чарада Алексей Усмановның тормыш иптәше, улы да килгән иде. Килгән кунаклар Алексей Усмановны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ә соңыннан Мөслим районының "Туган якны өйрәнү музеена" кереп, аларның да эшләре белән танышып чыктык.

Кайда гына барсаң да ниндидер бер яңалык күреп кайтасың. Бу көнне мине иң гәҗәпләндергәне шул булды - Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат башлыгы Дашгын Гасанов һәм Мөслим районы Башкарма комитетының социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов көне буе безнең белән йөрде. Кайсы гына кабер янына барсак та Рушат Җәүдәтович безне кыскача гына булса да, анда җирләнгән кеше белән таныштырды. Бу инде әфганчылар белән без килгәч кенә түгел, даими элемтәдә торалар дигән сүз. Мөслим районында 110 егет Әфган сугышында китнашкан. Шуларның 6 кире әйләнеп кайта алмаган. Инде менә хәзер яңадан 12 егет безнең арада юк икән. Рушан Җәүдәтович барысы турында да, бер кәгазьгә дә карамыйча мәгълүмат бирә ала.

Минем үз чиратымда безне шундый матур чараларда катнашырга чакырган өчен Данил Гусмановка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Башлаган эшен дәвам итәргә Мөслим районында аның теләктәшләре барлыгы бик куандыра. Данил, синең кебек егетләр булганда бартырлар онытылмас. Сез аларны зурлаган кебек Алла да сезне зурласын, дип яза Тукай районының Сәет авылы клубы мөдире Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев