Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының Кече Шилнә авылында яшәүчеләргә Казак хоры үзенчәлекле җырларын бүләк итте

Яңа ел чаралары кысаларында бүген Кече Шилнә авылында яшәүчеләргә Боровецкое хуторының "Идел уллары" төркеме Кама аръягы казак хоры коллективы үзенчәлекле концерт бүләк итте. Концертта шулай ук авылның данлыклы "Сударушка" ансамбле, аерым солистлар да чыгыш ясады. Әле 2016 елның август аенда гына оешкан Казак хоры Кече Шилнәгә икенче тапкырын килә. Коллектив...

Яңа ел чаралары кысаларында бүген Кече Шилнә авылында яшәүчеләргә Боровецкое хуторының "Идел уллары" төркеме Кама аръягы казак хоры коллективы үзенчәлекле концерт бүләк итте. Концертта шулай ук авылның данлыклы "Сударушка" ансамбле, аерым солистлар да чыгыш ясады.
Әле 2016 елның август аенда гына оешкан Казак хоры Кече Шилнәгә икенче тапкырын килә. Коллектив Яр Чаллы шәһәрендә эшли. 12 ир-аттан торган ансамбль белән Наталья Гладышева җитәкчелек итә. Мондый казах ансамбле Яр Чаллыда берәү генә. Коллектив кыска гына вакыт эчендә шактый гына җиңүләр дә яуларга өлгергән. Июнь аенда республика күләмендә үткән "Казачий круг" конкурсында өченче урынны алуга ирешкәннәр, августта "Иң яхшы иҗади коллектив" номинациясендә ТР мәдәният министры премиясенә лаек булганнар.
- Оешкан дәверебездән башлап без Тукай районының Ильбухтино, Шилнәбаш авылларында чыгыш ясарга өлгердек инде. Ильбухтинода Авыл көнендә катнаштык. Рәхмәт, безне һәр җирдә якты йөз, күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Чакырсалар, җырларыбызны бик рәхәтләнеп башка авылларда яшәүчеләргә дә бүләк итәргә әзер, - ди Наталья Раисовна.
Бүген алар кечешилнәлеләр каршында 10 төрле җыр белән чыгыш ясадылар. Халык барысын да алкышлап каршы алды. Мәдәният йорты салкын булса да, хорның һәр чыгышын алар җылы итеп сәламләде.
- Безнең авылда бу төр мәдәни чараларның оештырылуы бик мөһим. Аерата ир-атлардан гына торган мондый коллективларның чыгышын тыңлау авылдашлар өчен бик күңелле һәм үзенчәлекле күренеш. Алайса, без күбрәк хатын-кызлар, балалар концертларын тыңларга күнеккән. Әлеге ансамбль киләчәктә дә безнең белән аралашып торыр, хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам, - ди район музыка мәктәбенең Кече Шилнәдәге филиалы җитәкчесе Татьяна Жукова.
Концертка дурт яшьлек оныгы Ярослав белән килгән Нина Нестеренко да яңа коллективның җырлары белән кызыксынып һәм үзләренең "Сударушка"ларын тыңларга дип килгән.
- Үзем дә кайчандыр фольклор коллективка йөргән, җырлар башкарган кеше буларак, миңа ике ансамбльнең дә һәр чыгышы кызыклы, шуңа күрә әлеге чарага бик теләп килдем. Башка авылдашларның да күңелләренә мондый рухи азык алудан читтә калмауларын телим, - диде ул безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев