Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының мәгариф хезмәткәрләренә торак-коммуналь чыгымнар өчен компенсация түләнерме?

«Хөрмәтле редакция! Сезгә районның барлык пенсиядәге укытучылары исеменнән Яңа поселогыннан Александра Жукова яза. Без моңа кадәр район мәгариф идарәсе аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алып килә идек, ә 2016 ел өчен аны бирмәделәр. Башта ел ахырында түлибез диделәр, аннары 2017 елның февралендә булачак дип вәгъдә иттеләр. Ул вакытта да...

«Хөрмәтле редакция! Сезгә районның барлык пенсиядәге укытучылары исеменнән Яңа поселогыннан Александра Жукова яза. Без моңа кадәр район мәгариф идарәсе аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алып килә идек, ә 2016 ел өчен аны бирмәделәр. Башта ел ахырында түлибез диделәр, аннары 2017 елның февралендә булачак дип вәгъдә иттеләр. Ул вакытта да түләнмәгәч, акчаны сорап, район мәгариф бүлегенә, финанс-бюджет палатасына мөрәҗәгать иттек. Алар бюджетта акча юк дип җавап бирделәр, безгә социаль яклау идарәсенә документлар җыярга һәм шушы орган аша субсидия билгеләтергә тәкъдим иттеләр. Кемнәрдер шулай эшләргә мәҗбүр булды да. Ә бүген без 2016 ел өчен кайтарылырга тиешле субсидия акчасын көтәбез». - Редакциягә күптән түгел әнә шундый эчтәлекле хат килде.
Чыннан да, Татарстан Республикасының «Мәгариф турында»гы Законы (№68, 22.07.2013) 25 маддәсе 3 пункты нигезендә, авыл җирендә, эшче поселокларда яшәүче һәм эшләүче педагогик хезмәткәрләр торакны җылыту, яктырту өчен түләүгә тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә хокуклы. Түләүләрнең күләмен һәм кайтару тәртибен ТР Министрлар Кабинеты билгеләргә һәм алар Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән акчалардан кайтарылырга тиеш. «Әгәр авыл җирлегендә урнашкан мәгариф учреждениеләрендә 10 ел һәм аннан артыграк эшләгән булсалар, социаль ярдәмнең әлеге төре пенсиягә чыккан хезмәткәрләр өчен дә саклана», - диелгән район башкарма комитеты җитәкчесенең 2007 елның 5 февралендә кабул ителгән 22нче санлы карарында.
Район финанс-бюджет палатасы башлыгы Ләйсән Хуҗагалиева килеп чыккан хәлгә түбәндәге аңлатманы бирә: «Бу төр чыгымнарны компенсацияләү акчалата бирелергә тиешле бурычлар исемлегенә керә. Мәгариф тармагының бюджет оешмаларына аларны үтәү йөкләнгән. Ләкин йөкләмәне башкару өчен бүген акча бүленмәгән. Мәгариф оешмалары дәүләт бурычларын үтәү максатына федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән субвенцияләр һәм субсидияләрдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән компенсацияне кайтара алмыйлар. Әлеге түләүләрне финанслау өчен бүген район башкарма комитеты тарафыннан чыганаклар эзләнә. Ә болар өстәмә керемнәр, 2017 елның 1 гыйнварына калган акчалар, агымдагы чыгымнарны оптимальләштерү булырга мөмкин. Соңрак, чыганак билгеләнгәч, бу мәсьәлә Район Советы утырышында депутатлар каравына тәкъдим ителәчәк», - дип җавап бирә ул. Торак-коммуналь чыгымнарны кайтаруның бер юлы итеп, ул белешмәләр белән компенсацион түләүләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев