Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының «Әллүки» халык фольклор коллективы Урал якларыннан җиңү белән кайтты

25 март көнне Свердловск өлкәсе Түбән Сергенск районы Аракай авылында татар халык иҗатының Сәрдәрия Нигаматова исемендәге X төбәкара бәйгесе узды. Бәйгедә 68 иҗат коллективы катнашты. Татарстан Республикасының данын яклап әлеге бәйгедә безнең районның өч коллективы чыгыш ясады - «Зиләйлүк» фольклор коллективы (Сәмәкәй), «Әллүки» халык фольклор коллективы (Күзкәй) һәм «Асылъяр» фольклор...

25 март көнне Свердловск өлкәсе Түбән Сергенск районы Аракай авылында татар халык иҗатының Сәрдәрия Нигаматова исемендәге X төбәкара бәйгесе узды. Бәйгедә 68 иҗат коллективы катнашты. Татарстан Республикасының данын яклап әлеге бәйгедә безнең районның өч коллективы чыгыш ясады - «Зиләйлүк» фольклор коллективы (Сәмәкәй), «Әллүки» халык фольклор коллективы (Күзкәй) һәм «Асылъяр» фольклор коллективы (Иске Абдул). «Зиләйлүк» фольклор коллективы мәртәбәле жюриларга борынгы каз өмәсе йоласын тәкъдим итте һәм бәйгедә бер коллективка гына бирелә торган махсус приз отты. Ә «Әллүки» халык фольклор коллективы Урал якларыннан җиңү белән кайтты - әлеге коллектив 68 коллектив арасыннан 3нче урын яулады, дип хәбәр итә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев