Тукай районының асыл егетләре армиядән хезмәт итеп кайта (фото)
Моннан нәкъ бер ел элек егетләребезне ямансулап кына армия сафларына озаткан идек. Инде бүген бездә зур шатлык! Егетләребез исән-сау гына әйләнеп тә кайталар. 11нче июнь көнне энебез Булат Хасанов иң беренче булып авылга кайтып, әбисе белән бабасының хәлен белде. Төп йортка туганнарны җыйган иде. Инде менә минем улым-алтыным Айрат Габдрахманов...
Моннан нәкъ бер ел элек егетләребезне ямансулап кына армия сафларына озаткан идек. Инде бүген бездә зур шатлык! Егетләребез исән-сау гына әйләнеп тә кайталар. 11нче июнь көнне энебез Булат Хасанов иң беренче булып авылга кайтып, әбисе белән бабасының хәлен белде. Төп йортка туганнарны җыйган иде.
Инде менә минем улым-алтыным Айрат Габдрахманов та туган йортка кайтып җитте. Без чын йөрәктән горурланып, авылдашлар һәм райондашлар арасында башыбызны югары күтәреп йөри алабыз. Чөнки улларыбызның икеседә ир-егетнең Ватан алдында булган бурычларын үтәделәр.
Гомүмән алганда, безнең нәселебездә армия сафларына бармыйча калган бер генә кеше дә юк. Безнең ике яктан да карт бабаларыбыз да армиядә дә, сугышта да булган. Әгәр дә ике яктан да бабайларның нинди сугышларда булганын санасаң, бу сугышларнаң саны дүрт була. Шуңа өстәп тагын Әфган сугышын да кушсаң, минем нәселем биш сугышта катнашкан. Минем үземнең әниемнең әтисе, Сабыр бабам гына да 4 сугышта катнашкан. Болар аклар белән сугыш, Фин сугышы, Бөек ватан сугышы һәм Япония белән сугыш. Иң беренче сугышка киткәндә бабама 20яшьләр тирәсе генә булган. Ул безгә кечкенә чакта Аклар белән сугыш вакытында Сәмәкәй авылы җирлегендә бик каты бәрелешләр булган иде, дип сөйли торган иде. Тау башынлагы чокырлар туп шартлаган чокырлар дип әйтә иде. Ә инде Япониядәге сугышны тәмамлап, туган якларына исән-сау кайтканда бабама 50 яшь тулып узган булган. Шулай итеп саный китсәң, безнең нәселнең ир-егетләре төрле елларда төрле гаскәрләрдә бер гасырдан артык хезмәт иткән. Шулай язган булган -бабаларыбыз да сугыш күргән, тормыш иптәшем Әбүзәр дә сугышта булган, инде килеп улларым Альберт белән Айрат тыныч тормышта хезмәт иттеләр. Башка сугышлар булмасын. Әниләр үзләренең балаларын зур куаныч белән армия сафларыннан каршы алсыннар. Алла боерса, 28 июнь көнне дустыбыз, Бәтке егете Марат Фарукшин да туган йортларына кайтып җитәр дип көтәбез. Аннан инде, көз җитсә, авылдашларым һәм туганым Алмаз Абзалутдинов белән Рушан Салиховның да кайтыр вакыты җитә. Аларны да нәкъ бүгенгедәй зар куаныч белән каршы алырга язсын. Аларга йөргән юлларында иминлек кенә телик дуслар, дип яза Сәет авылыннан Айсылу Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев