Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районыннан Шәүкәт Әхмәтнәҗипов сугыштан соң биш ел үткәч кенә авылына әйләнеп кайткан

Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка Бөек Ватан сугышы башланганда унбиш яшь була. Ул вакытта Шәүкәт колхозда эшли. Иң беренче булып сугышка абыйсы Өлфәтне алып китәләр. Кызганычка, әти-әнисенә олы улларын кабат күрү насыйп булмый. Аның Белоруссиядә үлеп калуы турында өчпочмаклы хат кына килә. Шәүкәтне исә армиягә 18 яше тулгач, 1944 елның башында чакыралар. Шәүкәткә...

Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка Бөек Ватан сугышы башланганда унбиш яшь була. Ул вакытта Шәүкәт колхозда эшли. Иң беренче булып сугышка абыйсы Өлфәтне алып китәләр. Кызганычка, әти-әнисенә олы улларын кабат күрү насыйп булмый. Аның Белоруссиядә үлеп калуы турында өчпочмаклы хат кына килә. Шәүкәтне исә армиягә 18 яше тулгач, 1944 елның башында чакыралар.
Шәүкәткә тормыш кыенлыкларын балачагыннан ук татырга туры килә. Әтисен кулак дип төрмәгә алып китәләр, әнисе дүрт бала белән йортсыз-җирсез кала. Ун ел шулай кагылып-сугылып йөргәннән соң гына туган авыллары Калмашка әйләнеп кайталар алар.
Сугышта Шәүкәт Ерак Көнчыгыш фронтына эләгә. Германия капитуляциясе, ягъни Бөек Ватан сугышы тәмамлану турында докукмент төзелсә дә, Ерак Көнчыгыш өчен сугыш тиз генә тукталмый. Шәүкәт Әхмәтнәҗипов хезмәт иткән дивизия солдатларының күпчелеге атышлардан исән чыга алмый. 252нче укчы полкында пулеметчы буларак, Япония белән сугышта катнаша, Маньчжурияне азат итә, Харбин шәһәрендәге каты сугышларда була. Сугыш тәмамлангач тагын биш ел Владивостокта хезмәт итә.
Кайтуына аны авылда ачлык-ялангачлык көтә. Егет фермада да эшли, тракторга да утыра. 1953 елда Мәргүбә исемле кыз белән гаилә төзиләр, өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген улы Хәмит гаиләсе белән каршы йортта гына гомер итә, әтисенең өенә бер дә сукмакны өзми.
Шәүкәт Әхмәтнәҗипов «Японияне җиңгән өчен», Жуков медале, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның юбилей еллары медальләре иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев