Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районыннан Рәзинә Сәетгәрәева ТР Язучылар берлегенең XVIII нче корылтаенда катнашты

16 июнь көнне "Казан" милли мәдәни үзәгенә барлык каләм ияләре: язучылар, әдипләр, тәрҗемәчеләр, галимнәр һәм республика җитәкчеләре Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең XVIII нче корылтаена җыелдылар. 4 елга бер тапкыр үткәрелә торган бу тарихи вакыйгада татар теленең һәм әдәбиятының киләчәк язмышы һәм милләтебезне саклау иң актуаль төп темаларның берсе булды. Татарстан...

16 июнь көнне "Казан" милли мәдәни үзәгенә барлык каләм ияләре: язучылар, әдипләр, тәрҗемәчеләр, галимнәр һәм республика җитәкчеләре Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең XVIII нче корылтаена җыелдылар. 4 елга бер тапкыр үткәрелә торган бу тарихи вакыйгада татар теленең һәм әдәбиятының киләчәк язмышы һәм милләтебезне саклау иң актуаль төп темаларның берсе булды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Х. Корбановның отчет докладыннан күренгәнчә, ике корылтай арасында Татарстан язучыларының 500 дән артык китабы дөнья күргән. Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы юлламасы белән 76 язучы республика бүләкләре алуга ирешкән. Язучыларның иҗатын пропагандалау максатында Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казахстанда, Җаекта, Башкортстанда, Чувашиядә, Удмуртиядә, Мордовиядә, Пермьдә, Чиләбедә, Сембердә, Самарада, Төмәндә Татарстан әдәбияты көннәре, язучыларның юбилей һәм иҗат кичәләре, очрашулар узган. Укучылар белән бәйләнешләрне ныгыту өчен Язучылар берлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате министрлыгы белән берлектә, Татарстанның дистәләгән районнарында иҗади очрашулар һәм кичәләр үткәрелгән. Шул ук вакытта, чыгышларга һәм фикер алышуларга караганда, хәл итәсе проблемалар һәм мәсьәләләр дә җитәрлек. Шуларның иң борчыганы - авторларга гонорар түләү мәсьәләсе. Туган телгә, халкыбызның рухи мирасына игътибарны көчәйтергә кирәк,-дип аерым басым ясалды чыгышларда. Милләтпәрвәр язучылар : Айдар Хәлим, Фәйрүзә Бәйрәмовалар чыгышлары һәрвакыттагыча милләт язмышы, аның киләчәге өчен җан ату белән сугарылган иде. Язучылар берлегенең исәп-хисап комиссиясе рәисенең 4 елны үз эченә алган отчеты да каләм ияләрендә кызу-кызу бәхәсләр тудырды. Язучылар берлеге рәисе сайлауга 4 кандидатура куелып, яшерен сайлау юлы белән яңа Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе - Данил Хабибрахман улы Салихов һәм ачык сайлау юлы белән берлекнең яңа идарә һәм исәп-хисап комиссиясе составлары сайлап куелды. Яр Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендәге 50 гә якын язучылар делегациясе составында кереп, шундый зур тарихи вакыйганың шаһите булуыма, даһи язучыларыбыз белән якыннан аралаша, таныша алуыма һәм аларның татар әдәбияты, теле, мәдәнияте өчен янып-көеп хезмәт итүләренә куанып кайттым, дип хәбәр итте безгә якташыбыз, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Тукай районыннан Рәзинә Сәетгәрәева ТР Язучылар берлегенең XVIII нче корылтаенда катнашты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев