Яңалыклар

Тукай районында яшәүче туташларны "Татар кызы-таң йолдызы-2016" бәйгесендә катнашырга чакыралар

Чаллының "Яшүсмер" яшьләр үзәге "МИЛЛИ БИЗӘК" шәһәркүләм татар программасы нигезендә "Татар кызы-таң йолдызы-2016" региональ бәйге үткәрә. Әлеге "Татар кызы-таң йолдызы" бәйгесе рухи кыйммәтләрне, татар милли йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклап калуга юнәлгән. "Татар кызы-таң йолдызы" бәйгесендә катнашып, үзен сынап карау - кызлар өчен уникаль мөмкинлек. Бу бәйге чын татар кызларына...

Чаллының "Яшүсмер" яшьләр үзәге "МИЛЛИ БИЗӘК" шәһәркүләм татар программасы нигезендә "Татар кызы-таң йолдызы-2016" региональ бәйге үткәрә.

Әлеге "Татар кызы-таң йолдызы" бәйгесе рухи кыйммәтләрне, татар милли йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклап калуга юнәлгән. "Татар кызы-таң йолдызы" бәйгесендә катнашып, үзен сынап карау - кызлар өчен уникаль мөмкинлек. Бу бәйге чын татар кызларына гына хас сыйфатларны формалаштыруга һәм устерүгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга, аларны төрле шөгыльләргә өйрәтугә юнәлтә. Кызлар сәхнәдә генә түгел, тормыштада таң йолдызы кебек балкырга өйрәнәләр. Чөнки проектны тормышка ашырганда, катнашучы кызлар актерлык осталыгы, җыр-бию, кул эшләре сәнгате, журналистика һәм дефиле буенча мастер-класслар үткәрү каралган.

Бәйгедә 15-18 яшькә кадәр кызлар катнаша ала. Бәйге өч этапта үткәрелә.

Сайлап алу этабында катнашучылар "Мин татар кызы" дип исемләнгән үз презентация әзерләргә тиеш булалар.

4 мартта 15:00 сәгатьтә 18 нче санлы белем бирү мәктәбендә ярымфинал өлеше уздырыла. Катнашырга теләге булган кызлар "Йолдызлар балкышы" дип исемләнгән җыр яки бию нигезендә нәфис номер әзерлиләр. "Кыз-кәләш-ана" темасы буенча сәнгатьле уку юнәлешендә осталыкларын күрсәтәләр.

Әлеге бәйгенең финалы 16 апрельда үзачак. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, ә "Татар кызы - таң йолдызы" титулына ия булган кызга бүләк белән бергә бәйгенең күчмә калфагы тапшырылачак. Узган ел бу дәрәҗәле исемгә 58 нче мәктәптән Энҗе Шарипова лаек булган иде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев