Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында тыл һәм хезмәт ветеранын юбилей белән котладылар

22 гыйнвар көнне тыл hәм хезмәт ветераны Феоктистова Анастасия Игнат кызына 90 яшь тулды. Юбилярга Тукай районы башлы исеменнән ихластан котлау сүзләрен җиткерергә Совет аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов килделәр. Алар Анастасия Игнатьевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан килгән шәхси котлау открыткасын һәм район...

22 гыйнвар көнне тыл hәм хезмәт ветераны Феоктистова Анастасия Игнат кызына 90 яшь тулды. Юбилярга Тукай районы башлы исеменнән ихластан котлау сүзләрен җиткерергә Совет аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов килделәр. Алар Анастасия Игнатьевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан килгән шәхси котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.

Анастасия апа Керәшен Маҗыны авылында туган. Шунда гомер иткән, тормышка чыккан, балалар үстергән. Кече яшьтән ятим калып, тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган.

- Башта әниемне югалттым, аннан әтием дә вафат булды. 12 яшемнән үгез җигеп сука сукаладым, эштән куркып тормадым, - дип хәтергә ала Анастасия апа балачак елларын.

- Әниебез һәрчак тырыш булды. Бер эштән дә куркып тормады. Кошчылыкта эшләде, соңыннан бик күп еллар бозау карады. Хезмәт ветераны дигән мактаулы исеме дә бар, - ди Анастасия Игнатьевнаның кызы Галина Кузьминична.

Анастасия апа тормыш иптәше Кузьма абый белән 4 бала - 1 малай, 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә ул уртанчы кызы Галина тәрбиясендә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә.

- Әниемнең күзләре начарланды. Күрми башлаганына дүрт ел инде менә. Шуңа үз яныма алдым. Һәрвакыт авылга кайтып йщреп булмый бит, ә болай, янәшәмдә булгач, күңелем тыныч, - ди Галина Ефимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев