Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында, шул ук урында тагын ике балыкчы югалды

22 октябрь көнне, 8 октябрьдә югалган балыкчыларны эзләгән вакытта, көндезге сәгать 11нче яртыда бердәм диспетчерлык хезмэтенә Тукай районының Кырныш авылы янында," Искра" бакчачылык ширкате каршында, тагын ике балыкчының югалуы турында хәбәр килә. Хәбәрне Тукай районы буенча ЭЭБ дежур часте житкерә. Шалтыратучы бүлеккә Оксана Грачева исемле хатын-кызның мөрәҗәгать итүен, аның абыйсы...

22 октябрь көнне, 8 октябрьдә югалган балыкчыларны эзләгән вакытта, көндезге сәгать 11нче яртыда бердәм диспетчерлык хезмэтенә Тукай районының Кырныш авылы янында," Искра" бакчачылык ширкате каршында, тагын ике балыкчының югалуы турында хәбәр килә. Хәбәрне Тукай районы буенча ЭЭБ дежур часте житкерә. Шалтыратучы бүлеккә Оксана Грачева исемле хатын-кызның мөрәҗәгать итүен, аның абыйсы Николай Снигурның 21 октябрь көнне сәгать 1дә иптәше Евгений Рябков белэн балыкка китүләрен, инде бер тәүлек элемтәгә чыкмауларын әйтә. Грачеваның сүзләренә караганда, аның туганы Николайга 39 яшь, иптәшенең яшен белми. Бары тик Евгенийның "Искра" бакчачылык ширкатендә бер ташландык йортта яшәгәнен, балык сату белэн көн күргәнен, алкоголь кулланырга яратканын, браконьерлык буенча полициядә исәптә торганын әйтә. Хатын-кыз абыйсының һәм аның иптәшенең суга тимер көймәдә кереп китүен, Евгенийның автомобиле үзе яшәгән йорт янында калуын да җиткерә. Кече суднолар буенча инспекциянең Яр Чаллы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, коткаручылар мәгьлүматны алуга ук эзләүгэ керешәләр. 24е иртән үк дүрт инспектор урынга чыгып китте, дип хәбәр иттеләр "Якты юл" газетасына бүлектән.

Шушы ук урында диярлек югалган ике балыкчының берсе -Сергей Белоконь гәүдәсе табылуын инде хәбәр иткән идек. Аны бүген күмәләр, дип хәбәр итә туганнары. Коткаручылар хәбәр итүенчә, кичә икенче балыкчының перчаткалары һәм кәрәзле телефоны табылган. Иртәгә 4 балыкчы югалган урынны тикшерүгә Минзәлә аэроклубыннан Ан-2 самолеты, 27се көнне Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы вертолеты да җәлеп ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев