Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында ике янгын – мунчага зыян килде, йорт тулысынча янды

27 октябрь көнне кичке сәгать 7 тулганда янгын сүндерүчеләр Сәмәкәй авылының Үзәк урамында мунча яну турында хәбәр алалар. Сүндерүгә ике машина җәлеп ителә. Алар килгәнче хуҗа кеше үзе дә утны сүндерә тора. Шулай да мунчаның эче шактый зыянлана. Ут мичнең төтен чыгу юлы төзек булмаганнан чыккан дип фаразлана. 30 октябрьдә...

27 октябрь көнне кичке сәгать 7 тулганда янгын сүндерүчеләр Сәмәкәй авылының Үзәк урамында мунча яну турында хәбәр алалар. Сүндерүгә ике машина җәлеп ителә. Алар килгәнче хуҗа кеше үзе дә утны сүндерә тора. Шулай да мунчаның эче шактый зыянлана. Ут мичнең төтен чыгу юлы төзек булмаганнан чыккан дип фаразлана.
30 октябрьдә исә кичкә таба сәгать дүртенче яртыда гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә «Локомотив Отделочник» бакчачылык ширкәтендә дача йорты януы турында хәбәр килә. Биредә 25 квадрат метрлы кирпеч йорт мансардасы белән бергә янып бетә. Янгын чыгуның сәбәбе электр үткәргечләрнең төзек булмавында дип билгеләнә. Хуҗа өйдә була, аның сәламәтлегенә зыян килми, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев