Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында «Гигант» хуҗалыгы сыер савучы мәктәп укучыларына аена 15 мең сум түләячәк

Район мәшгульлек үзәгенә быел укучыларның җәйге каникуллары чорында 65 баланы эшкә урнаштыру планы куелган, шул исәптән 5 бала авыр шартларда яшәүче гаиләләрдән булырга тиеш. Болар 14тән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган үсмерләр. Үзәк аша эшкә урнашкан кызларга һәм егетләргә, предприятие биргән хезмәт хакына өстәп, мәшгульлек үзәге аша аена 1275 сум...

Район мәшгульлек үзәгенә быел укучыларның җәйге каникуллары чорында 65 баланы эшкә урнаштыру планы куелган, шул исәптән 5 бала авыр шартларда яшәүче гаиләләрдән булырга тиеш. Болар 14тән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган үсмерләр. Үзәк аша эшкә урнашкан кызларга һәм егетләргә, предприятие биргән хезмәт хакына өстәп, мәшгульлек үзәге аша аена 1275 сум акча түләнә. Бу максатка быел үзәккә дәүләт бюджетыннан барлыгы 82,9 мең сум акча бүленгән.
Үзәкнең җитәкчесе Татьяна Сиврюкның әйтүенчә, әлегә мәшгульлек органында дүрт кенә килешү төзелгән. «Июль-август айларында бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, 65 бала эш белән тәэмин ителәчәк. Профилактик исәптә торучы үсмерләр белән эшләү аеруча кыен, кагыйдә буларак, алар үзләре эш сорап мөрәҗәгать итмиләр. Андыйларны эш бирүчеләр дә алырга атлыгып тормый», - ди Татьяна Николаевна.
Быелгы план узган елдан шактый ким. Былтыр барысы 144 үсмер эшкә урнаштырылган булган. Балалар авыл җирлекләрендә, торак-коммуналь оешмаларда, идарә компанияләрендә эшләгән. Быел мондый оешмаларның үсмерләрне эшкә алу һәм хезмәт өчен түләү мөмкинлекләре аз. Тагын бер сәбәп, оешма җитәкчеләре балаларны эшкә алуның бик зур җаваплылык икәнен беләләр һәм шуннан куркалар да. Шулай ук балаларны мәшгульлек үзәге аша эшкә алуда документлар рәсмиләштерүнең катлаулылыгын билгеләп үтәләр. Дөрес, Круглое Поле авыл җирлеге, «Доверие» идарә компаниясе берничә баланы эш белән тәэмин итәргә ризалык белдергән. Үсмерләр территорияне төзекләндерүдә, чистартуда эшләячәкләр.
Быел балаларны эшкә алучылар, нигездә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре. «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Биклән», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар ел саен әлеге кампаниядә актив катнашып килә, дип белдерә мәшгульлек үзәге җитәкчесе.
«Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Имамовның әйтүенчә, предприятие җәй саен укучыларны эшкә җәлеп итә. «Әлбәттә, бу зур җаваплылык. Без гариза язганда ук, ризалыкларын белдереп, әти-әнидән кул куйдыртабыз, балаларга куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тәфсилләп аңлатабыз, аннары алар беренче көннән үк бригадирларга беркетелә», - дип билгеләп үтә җитәкче. Быел җәй башыннан ук «Гигант»та ике кыз сыер саварга урнашкан. Алар өч ай буе эшләячәкләр, салымнан тыш, кулларына ай саен якынча 15 мең сум хезмәт хакы алачаклар. Бер егет көтү көтә, аңа 12 мең сумлап түләнәчәк. 4 егет комбайнер ярдәмчесе булып эшләргә ризалык белдергән, аларга хезмәт хакы эш күләменә карап биреләчәк.
Татьяна Сиврюкның әйтүенчә, 14 яшьтән өлкәнрәк балалар белән һөнәри юнәлештә эш ел дәвамында алып барыла. Узган уку елында үзәк белгечләре 500дән артык бала белән очрашып, һөнәрләр, хезмәт базары, белгечлек бирүче уку йортлары турында сөйләгәннәр. Әлеге чараларның нәтиҗәсе булыр, предприятие җитәкчеләре дә бу юнәлештә актив эшләрләр дип ышаналар үзәктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев