Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында ТР ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган концерт оештырылды. ТР ветераннарының «Балкыш» дип исемләнгән IV Республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең III гала-концертында Тукай районы данын яклап, Яңа Бүләк авылыннан Рәшидә Мирсәетова чыгыш ясады. Рәшидә апа Казан тамашачысына «Суда балык...
Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында ТР ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган концерт оештырылды. ТР ветераннарының «Балкыш» дип исемләнгән IV Республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең III гала-концертында Тукай районы данын яклап, Яңа Бүләк авылыннан Рәшидә Мирсәетова чыгыш ясады. Рәшидә апа Казан тамашачысына «Суда балык йөзәдер» дип исемләнгән татар халык җырын бүләк итте. Гармунда райондашыбыз Нәзир Гыймазетдинов уйнады.
Нет комментариев