Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы ветераннарына Татарстан Президентыннан бүләкләр җибәрелде

Бүген Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 кеше яши. Аларның иң өлкәне тиздән 99 яшен тутырачак. Шамил Хәмәтов Калмаш авылында гомер итә. Сугыш ветераннарыннан бер хатын-кыз - Круглое Поле поселогыннан Ольга Левицкая фашист концлагере тоткыны. Сугыш толлары исә районда барлыгы 147 кеше. Андыйлар Бәтке, Биклән, Теләнче Тамак, Боерган авыл...

Бүген Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 кеше яши. Аларның иң өлкәне тиздән 99 яшен тутырачак. Шамил Хәмәтов Калмаш авылында гомер итә. Сугыш ветераннарыннан бер хатын-кыз - Круглое Поле поселогыннан Ольга Левицкая фашист концлагере тоткыны. Сугыш толлары исә районда барлыгы 147 кеше. Андыйлар Бәтке, Биклән, Теләнче Тамак, Боерган авыл җирлекләрендә күп. Тыл хезмәтчәннәреннән 495 кеше исәпләнә. Теләнче Тамак, Күзкәй, Әҗмәкәй, Бәтке, Биклән авыл җирлекләрендә андыйлар 30ардан артык.
Шушы көннәрдә аларның барысына да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган бәйрәм открыткалары җибәрелде. Сугыш ветераннары һәм толларына исә, открыткага өстәп, азык-төлек җыелмалары да биреләчәк. Казаннан кайткан бүләкләр авыл җирлекләренә озатыла башлады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев