Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Мусабай-Завод авылында, бәйрәм уңаеннан, солдат хатлары укыдылар, Клара Булатова белән очраштылар + Фоторепортаж

Мусабай-Завод авылында, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, «Хатирәләр яңарганда» дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чарада авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Әтисе сугышка киткәндә, әле әнисенең карынында гына калган, бер генә тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмаган Әнүзә Шәйхетдинова фронттан килгән солдат хатларын укыды. Ул хатларны, әнисе Таһира апа,...

Мусабай-Завод авылында, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, «Хатирәләр яңарганда» дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чарада авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Әтисе сугышка киткәндә, әле әнисенең карынында гына калган, бер генә тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмаган Әнүзә Шәйхетдинова фронттан килгән солдат хатларын укыды. Ул хатларны, әнисе Таһира апа, 70 елдан артык күз карасыдай саклап, кызына тапшырган.

Әдәби кичәбезгә сугыш елы баласы, шагыйрә Клара Булатова да чакырулы иде. Урта мәктәп укучылары, балалар бакчасы нәниләре Клара апаның шигырьләрен яттан сөйләп, өлкәннәрнең сугыш елы хатирәләрен яңартуын йотлыгып тыңладылар. Кичәбез шигырь, җыр, сугыш елы эпизодлары белән үрелеп барды, дип хәбәр итә безгә Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире Гөлшат Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев