Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Боерган авылында ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар

Бөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме якынлашып килә. 1418 көн буе дәвам иткән дәһшәтле сугышта батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Тылда көнне төнгә ялгап эшләгән аналар һәм хатыннар, картлар һәм балалар югары фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Алар Җиңүне якынайттылар. Һәм бүген, дистәләрчә еллар узгач, аларның һәркайсының шәхси батырлыгын искә...

Бөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме якынлашып килә. 1418 көн буе дәвам иткән дәһшәтле сугышта батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Тылда көнне төнгә ялгап эшләгән аналар һәм хатыннар, картлар һәм балалар югары фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Алар Җиңүне якынайттылар. Һәм бүген, дистәләрчә еллар узгач, аларның һәркайсының шәхси батырлыгын искә алабыз. Шул уңайдан боерганлылар Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре,социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, тыл ветераннарының хәлләрен белеп, аларга җылы сүзләр төреп, җыр-моң да бүләк итте. - Сәетнур Мөхәмәтшинның гармунда уйнап җырлавын, Филига Мингазованың моңлы җырларын ветераннарыбыз бик яратып тыңладылар. Гомере буе сатучы булып,соңрак шул кибеттә җыештыручы хезмәтен башкарган Мөслимә апа Гыймазетдинованың якты йөзе,тәмле теле белән илгә-көнгә тынычлык теләп ,күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен сәйләндәй матур итеп тезеп җиткерүе күңелгә май булып ятты.Аның үз куллары белән сугып эшләгән күз явын алырлык паласлары, гаҗәеп гөлләре сокландырды. Колхозда тырышып эшләп лаеклы ялга чыккан,тиздән үзенең 90 еллык гомер бәйрәмен каршылаучы Рәйсә апа Шайхаттарованың күңел көрлеге, зирәк акылына таң калдык. Собханалла, апаларыбыз мул тормышта яшиләр. Безнең бүгенге чарада районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Светлана Шаехова, Гөлнур Исмагиловалар да катнашты. Ветераннарыбызга котлау хатлары,тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар ,изге теләкләрен юлладылар, - дип хәбәр итте безгә Боерган башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев