Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Бәтке авылында үткән бәйрәм митингында меңнән артык кеше катнашты

Авылның мәдәният йорты каршында үткән тантанада яңа гына тәпи баскан сабыйлар да, күпне күргән чал чәчле өлкәннәр дә шактый җыелган иде. Бүген җирлектә бердәнбер исән ветеран яши. Ул Сталинград сугышында катнашкан Петр Иванович Главнов. Ләкин ул инде олы яшьтә булу сәбәпле, бүгенге тантанда катнаша алмады. Бәткедә шулай ук 14 сугыш...

Авылның мәдәният йорты каршында үткән тантанада яңа гына тәпи баскан сабыйлар да, күпне күргән чал чәчле өлкәннәр дә шактый җыелган иде. Бүген җирлектә бердәнбер исән ветеран яши. Ул Сталинград сугышында катнашкан Петр Иванович Главнов. Ләкин ул инде олы яшьтә булу сәбәпле, бүгенге тантанда катнаша алмады. Бәткедә шулай ук 14 сугыш толы, 35 тыл ветераны яши.
Бәйрәмгә кунак булып килгән район башлыгы Васил Хаҗиев үз чыгышын нәкъ менә ветераннарыбызны олылау сүзеннән башлады. Петр Главновка, аннары сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә бүгенге аяз күгебез өчен тирән рәхмәтен белдерде. Яшь буынны тарихи үткәнебезне, бабайлар батырлыгын беркайчан да истән чыгармаска чакырды.
Бәтке авылындагы бәйрәм митингында катнашучыларга, гомумән, барлык тукайлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен РФ Пенсия Фондының ТР буенча бүлеге управляющие Эдуард Вафин тапшырды. Ул Бөек Җиңүгә өлеш керткән тукайлының истәлегенә тирән хөрмәтен белдерде, рәхмәтен җиткерде.
Җирлек башлыгы Максим Ионычев та, бәткелеләрне изге көн белән тәбрикләп, ил-көнгә иминлек, аяз күк йәзе, бар кешегә дә сәламәтлек теләде.
Митинг, һәр елдагыча, бакча балаларының чыгышы белән башланды. Сугыш елларын, гаиләдә әтиләрне, улларны фронтка озатуны чагылдырган күренешләре мәктәп укучылары бик матур итеп, күңелләргә үтеп керерлек, күздән яшьләр чыгарырлык итеп сәхнәләштерде. Балалар сугыш темасын үз эченә алган шигырьләр укыды, җырлар башкарды. Митинг иң кечкенәләрнең матрос биюе һәм җыры белән тәмамланды.
Соңыннан балалар да, өлкәннәр дә, килгән кунаклар да Хэтер обелискына чәчәкләр салдылар һәм бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев