Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы башлыгы “Хәтер көне“ акциясендә катнашты

1941 елның дәһшәтле 22 июнь таңы... Тормышны икегә аерып куйган дата. Бүген илебезнең һәр почмагында, һәр авыл-шәһәрләрдә Хәтер көне уза. Кичә төнен тәрәзә төпләрендәХәтер шәмнәре янды. Бүген исә батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләрдә митинглар узды, әби-бабаларыбызның якты истәлегенә чәчәкләр салынды, аларның ачы язмышы бер минут тынлык белән искә алынды. Тукай муниципаль...

1941 елның дәһшәтле 22 июнь таңы...

Тормышны икегә аерып куйган дата. Бүген илебезнең һәр почмагында, һәр авыл-шәһәрләрдә Хәтер көне уза. Кичә төнен тәрәзә төпләрендәХәтер шәмнәре янды. Бүген исә батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләрдә митинглар узды, әби-бабаларыбызның якты истәлегенә чәчәкләр салынды, аларның ачы язмышы бер минут тынлык белән искә алынды.

Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев Күзкәй авылында узган "Хәтер көне" акциясендә катнашты. Район җитәкчесе балалар белән аралашканда авылның батырлары тарихын буыннан-буынга тапшыруда нәкъ менә аларның роле бик зур булуын билгеләп үтте. Күзкәй авыл Советыннан сугыш кырына барлыгы 667 кеше киткән, шуларның яртысы гына туган ягына әйләнеп кайта алган. Авылның һәр өе бүгенге көндә сугыш турында үз батырларының тарихын сөйли ала.

- Әти-әниләрегездән, әби-бабаларыгыздан сорашып, гаиләгезнең, нәселегезнең Җиңүгә керткән өлеше турында сорашыгыз, батырлар эзсез югалмый. Ветераннарыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Васил Гарипович.

Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев дәһшәтле елларның беркайчан да кабатланмавын, киләчәгебезнең бары якты, тыныч булуын теләде.

Авыл халкы, район җитәкчелеге батырлар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев