Тукай районы агрономнары белемнәрен күтәрәчәк
Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында "АПКның прогрессив технологияләре" программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары башланды. Укулар өч этапта уздырыла: 26-28 гыйнварда, 2-4 һәм 9-11 февральдә. Аның төп максаты - игенчелек тармагының үсеш нокталарын билгеләү, тармак эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар ачыклау һәм 2016 елда тагын да югарырак...
Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында "АПКның прогрессив технологияләре" программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары башланды. Укулар өч этапта уздырыла: 26-28 гыйнварда, 2-4 һәм 9-11 февральдә. Аның төп максаты - игенчелек тармагының үсеш нокталарын билгеләү, тармак эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар ачыклау һәм 2016 елда тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешү.
Курсларга 1000 гектардан артык чәчүлек мәйданы булган хуҗалыкларның агрономнары һәм җитәкчеләре, агрохолдингларның үсемлекчелек буенча урынбасарлары , чакырылган. Укуларда барысы 440 кеше, шул исәптән , Тукай районы хуҗалыкларыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 белгеч катнашачак. Курсларда, әгәр теләкләре булса, чәчүлек мәйданы 1000 гектардан кимрәк булган хуҗалыкларның вәкилләре дә катнаша ала, дип игълан итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Укулар барышында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, үсемлекләрне яклауның заманча системалары, орлыкчылык мәсьәләләре һәм башкалар каралачак.
Фото http://www.tipkia.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев