Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы үзәк хастаханәсе «COVID -19» диагнозлы авыруларны кабул итә башлый

Яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арту сәбәпле Тукай районы үзәк хастаханәсе «COVID -19» диагнозлы авыруларны кабул итә башлый.

Шифаханә исә гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Тик үзәк хастаханә табибы Галим Габбасович , авырып киткэн очракта иң беренче урыннардагы фельдшер – акушерлык пунктларына морәжәгать итәргә чакырды. Бүгенге көндә Тукай районында 91 кеше 14 көнлек карантинда. Алар авыручылар белән контактта булучылар. Коронавирус инфекциясе 21 кешедэ табылды, шуларнын 2 сендә анализ кабаттан расланды. Аларга медицина ярдәме курсәтелә. Инфекция таралуны кисәтү штабында COVID-19 вируслы кешеләр булган авылларны атадылар: Олы Шилнә, Бәтке. Чыршылы, Иске Гәрдәле, Подсолнухи поселогы, Сосновый Бор, Биклән.
Профилактика йөзеннән район башлыгы тәкъдиме белән рейдлар узачак. Комиссия составына авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп һәм мәдәният йортлары директорлары, социаль хезмәткәрләр, депутатлар, дружинниклар керә. Аларның бурычы – авыл халкына саклану чаралары :маскалардан һәм перчаткалардан йорү, күпләп җыелмау турында кисәтү. Бу юнәлештә полиция дә актив эшли. Район эчке эшлэр бүлеге оештырган чираттагы рейдта безнен хәбәрчебез дэ катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев